tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җаекта татар фотографы күргәзмәсе эшли
Җаекта татар фотографы күргәзмәсе эшли

Җаекта татар фотографы күргәзмәсе эшли

Җаекта (Уральск, Казахстан) казах драма бинасында Казахстан журналистлары берлеге әгъзасы, шәһәрдә һәм аннан читтә дә яхшы билгеле Рәфхәт Халелов күргәзмәсе эшли. Ул 1 декабрьдә Казахстанда билгеләп үтелгән Беренче президент көненә багышланып ачылды. Тамашачылар хозурына Нурсолтан Назарбаевның Җаекка килгән вакытында төшерелгән фоторәсемнәр тәкъдим ителә.

Рәфхәт Халелов исемле фотограф турында җаеклылар 15 еллап яхшы ишетеп, күреп беләләр. Бу күргәзмә – аныд соңгы еллардагы эшләренә үзенә күрә бер нәтиҗә. Рәфхәт әфәнде болай да шәһәрдә үтүче тематик күргәзмәләргә даими катнашып килә, Астана, Алматыда шәхси күргәзмәләре дә үткәне бар.

Бу күргәзмә 5 декабрьгә кадәр эшләячәк. Казан тамашачылары Җаек остасының фотоэшләрен 12 декабрьдә ачылачак күргәзмәдә күрә алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*