tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлил шигырьләрен тыва телендә дә сөйлиләр
Җәлил шигырьләрен тыва телендә дә сөйлиләр

Җәлил шигырьләрен тыва телендә дә сөйлиләр

2018  ел җәенең соңгы көннәрендә Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразыев халкыбызның бөек улы Муса Җәлилгә багышланган бәйге үткәрү турында бәян иткәч, башта мең төрле сорау туды.

Башка бәйгеләр арасында без – Бөтендөнья татар конгрессы оештырганы үз урынын таба алырмы? Илебездә 70 нче елларда алтын чорын кичереп, бүген интернет битләрендәге пабликларда гына торып кала барган шигырь язу, сәнгатьле сөйләү юнәлешләренә нәниләрдә һәм яшьләрдә кызыксыну бармы? Татар дөньясының диңгезе булган Татарстаныбызны гомер-гомергә чишмәләре булып тулыландырып торган төбәкләрдәге милләттәшләребез катнашырмы?

Бәйге игълан ителде, Татарстан районнары җитәкчелегенә, төбәк һәм чит ил татар иҗтимагый оешмаларына хатлар җибәрелде. Октябрь, ноябрь айларында «Җәлил укулары»ның җирлекләрдә беренче, икенче этаплары үтте. Чарада 4 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашканы, ягъни сәнгатьле укуны үз итүче яшьләребезнең байтак булуы ачыкланды.

Алга китеп шуны да әйтергә кирәк, чараны икенче тапкыр уздырганда әлеге сан тагын да үсте. Бәйгедә үз көчен сынап карарга 6 меңнән артык бала һәм яшүсмер алынды. Иң мөһиме, «Җәлил укулары»  башка милләт балаларында да кызыксыну уятты. Кыскасы, башка төбәкләрдә яшәүче рус, чуаш, мари яки башка милләт кешесе Бөтендөнья татар конгрессына үзенең татар телендә сөйләп төшергән видеоязмасын җибәрә.

Беренче «Җәлил укулары»нда Россиянең 11 төбәге катнашкан булса,  икенче елда әлеге сан 21гә җитте.  Узган ел Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән байтак кына катнашучылар чараның финалында уңышлы чыгыш ясаган булса, икенче елда «Җәлил укулары» мәйданын Чиләбе, Ырынбур өлкәләреннән килгән нәфис сүз осталары тотты. Алар хәтта татар мохитендә тәрбияләнгән бик күп яшьтәшләренә  дә үрнәк булырдай  чыгыш ясадылар. Әлеге күренешнең төп сәбәбе – бу якларда Җәлилгә багышланган сәнгатьле уку бәйгеләренең инде байтактан  оештырылып киленүе. «Җәлил укулары» барышында игътибарга лаек булган тагын бер вакыйгага тукталып узасы килә. Әзерлек чорында Тыва Республикасы вәкилләре дә безнең бәйгедә катнашуларын  хәбәр итте. Алар инде чараның беренче, икенче турын видеога төшереп,  безгә юлладылар. Видеоязмада татар халкының бөек шагыйре әсәрләрен тыва телендә сөйлиләр. Димәк, күп телләргә тәрҗемә ителгән Муса Җәлил шигырьләре белән бүген тагын бер милләт үз телендә таныша ала.

Алда әйтеп узганча, чара берничә этаптан тора. Беренче турда һәр катнашучы көчен үзе яшәгән җирлектә сынап караса, икенче этапны унике зонага бүлдек. Ягъни үз җирлекләрендә җиңгәннәр бер-берсе белән көч сынаша…  Инде әлеге иләкне дә узучыларның чыгышларын башкалабыз Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында жюри бәяли. Әзһәр Шакиров, Кадрия Идрисова, Газинур Морат, Инсаф Абдулла, Ленар Шәех, Резеда Сәләхова, Эмиль Талипов… Татар дөньясында зур урын тоткан әлеге шәхесләр дүрт көн дәвамында дөньяның төрле почмагыннан булган  җиде йөздән артык катнашучының чыгышын карыйлар, алар турында фикерләшәләр, үз бәяләрен куялар. Инде әлеге этапны да узганнарга бәйгенең дүртенче өлешендә, мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясау бәхете татый.

Башка бәйгеләр арасында бу бәйге үз урынын таба алырмы дигән сорау да җавапсыз калмады. Дөресрәге, бездә әлеге фикерләр «Җәлил укулары»ның җирлектәге зона этапларын барып  күргәч формалашты. Төрле милләт вәкилләреннән торган оештыру төркемнәренең янып-көеп, бәйгене дәрәҗәле итеп үткәрергә тырышуларын, яки Муса Җәлил һәм Бөек Ватан сугышының бөтен афәтен үз өстендә татыган мәшһүр язучыларыбыз, шагыйрьләребез әсәрләрен төрле телләрдә күңелләре аркылы кичереп сөйләүче балалар, яшүсмерләрне күргәч, үзеннән-үзе уйлана башлыйсың. Әгәр дә дөньяның төрле почмагында яшәүче әлеге яңа буын  фронтовик әдипләребезнең әсәрләрен укып, өйрәнеп, сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар икән, әлеге шагыйрь, язучыларыбызны татарныкы гына дип атый алабызмы? Бәйгегә әзерләнү чорында яшьләр татар әдәбиятының асылы булган, әлеге сугыш тематикасы белән сугарылган шигырь, хикәяләргә үзләренең аз гына вакытын булса да сарыф итүләре патриотик тәрбия бирүнең бер юнәлеше түгелме? Чыннан да, бу бәйге – патриотик тәрбиянең реаль күренеше. Шуның аша без шәхесләребезне барлыйбыз, күтәрәбез. Шәхесләре булган милләт кенә дөньяга таныла ала. Шулай булгач, «Җәлил укулары» бәйгесе – дөрес сайланган юнәлеш, милләтебезгә хезмәт итүнең туры юлы.

Алмаз Нургалиев

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*