enrutat
Баш бит / «Җәлил укулары» бәйгесе — ул тарихыбызны, шәхесләребезне барлау мәйданы
«Җәлил укулары» бәйгесе — ул тарихыбызны, шәхесләребезне барлау мәйданы

«Җәлил укулары» бәйгесе — ул тарихыбызны, шәхесләребезне барлау мәйданы

2019 нчы елның 1 нче октябрендә старт алган бәйге инде ахырына якынлашып килә. 17 нче февральдә Казанда Язучылар берлегендәге Тукай клубында финал. 18 нче февральдә — Гала-концерт. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында журналистларга конкурсның асылы, үзенчәлекләре хакында сөйләделәр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков каләм ияләрен конкурсның барышы белән таныштырды.

«II Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең географиясе дә, дәрәҗәсе дә арта бара,» — диде ул. Быел конкурс Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды һәм узган елгы таләпләргә  үзгәрешләр кертелде. Катнашучылар М.Җәлил шигырьләрен генә түгел, үз төбәкләрендә туган фронтовик шагыйрьләр иҗатын да тәкъдим итәргә тиеш иде. Тагын бер яңалык: конкурс зоналарга бүленеп оештырылды. Нәтиҗәдә, «Җәлил укулары»нда Татарстанның 42 районыннан, Россиянең 21 төбәгеннән, чит илләрдән барлыгы 6 меңнән артык кеше катнашты. Бу — 4 яшьтән-25 яшькәчә булган балалар, үсмерләр, яшьләр.

Оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев белдергәнчә, төбәкләргә Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән конкурсны бергәләп һәм актив оештыру турында хатлар җибәрелгән. Төбәкләр бу тәкъдимне хуплап кабул итә. Узган ел бәйгедә 11 төбәк катнашса, быел — 21. » Аеруча Чиләбе, Киров, Оренбург, Самара  өлкәләре актив булды. Ә Татарстан районнары арасында — Актаныш, Азнакай, Буа, » — дип ассызыклап узды Алмаз Нургалиев.

Жюри рәисе, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Әсгар Шакиров «Җәлил укулары» бәйгесенә гади конкурс итеп кенә карарга ярамый дип саный. » Әгәр татар язмышын белергә теләсәгез, ул шушы бәйгедә күренә. Чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары Казан өчен үрнәк булды. Андагы шигырь сөйләүчеләрнең теле чистарак. Алар телне саклый, дигән нәтиҗәгә килдем. Тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсем килә: бу конкурсны оештырган өчен мин татар конгрессына рәхмәтле. Россияне җиңүче ил буларак, менә шушындый конкурс аша күрсәтүче тагын берәр республика бар микән? Бу бәйгегә башка милләт балалары да кушыла бит. Нинди халык икәнлегебезне сүз белән түгел, эш белән күрсәтергә кирәк, «- диде.

Әсгар Шакиров сүзләрен куәтләп, Алмаз Нургалиев бер мисал китерде. Тыва республикасында конкурста катнашучы балалар М.Җәлил шигырьләрен тыва телендә сөйләгән. Жюри әгъзасы, шагыйрь Ленар Шәех тә  конкурс барышында алган тәэсирләре белән уртаклашты. » Телне белү бер нәрсә, тел сафлыгы да кирәк. «Җәлил укулары» нәкъ менә диагноз куйган кебек булды. Балаларның әзерлеге зур. Бу конкурс халкыбызга авыр бер чорда терәк булды, безне рухландырып җибәрде. М. Җәлил, Ф.Кәрим, Н. Баян һәм башка күп кенә шагыйрьләребез ярдәмендә без балаларны тәрбияли, милли рухыбызны, халәтебезне саклый алабыз. Халык санын исәпкә алу чарасы да булачак. Әлеге бәйгене шуңа әзерлек тә дип кабул итәргә кирәк. Халкыбызны бер йодрык итеп саклауда ярдәм итсен иде,» — дип теләген җиткерде.

» «Җәлил укулары» бәйгесе — балаларны җыя, берләштерә торган мәйдан. Монда  шигырь сөйләү генә дип карарга кирәкми, бу — тарихыбызны, шәхесләребезне барлау.» Әлеге бәяне конкурсның тагын бер жюри әгъзасы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бирде. Аның фикеренчә, балаларны әзерләгәндә әти-әниләр, укытучылар эзләнсеннәр,  үз төбәкләрендәге шагыйрьләрне барласыннар иде. Катнашучы баланың күңел халәтенә, яшенә туры килгән шигырьләрне сайларга тәкъдим итте. Үзе язган шигырьне сөйләүчеләр өчен дә киңәшләре бар: » Кайбер очракта әти-әни, укытучылар язып бирәләр дә, балага үзе язган шигырь дип сөйләтәләр. Бу бит сизелә. Жюрида кечкенәдән үк шигырьләр иҗат иткән шагыйрьләребез утыра. Бала үз мөмкинлегеннән чыгып, үз күңелендә булганны җиткерергә, иҗат итәргә өйрәнергә тиеш».

Жюри әгъзасы, Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова конкурстагы яңа номинацияләрнең берсе, күмәкләшеп чыгыш ясауны ошатуын әйтте. Бу балаларны иҗади фикерләргә өйрәтә дип ассызыклады.

Инде хәбәр итүебезчә, конкурсның финалы 17 нче гыйнварда узачак. Бу көнне балалар фронтовик язучыларның дәвамчылары — балалары, оныклары белән дә күрешә ала. Оештыручылар шундый матур очрашу вәгъдә итә. 18 нче гыйнварда узачак Гала-концерт сугыш темасына багышлана. Фронтавик язучыларның тормышы, яу кырыннан язылган хатлар белән танышу, бүләкләү тантанасы — барысы да балалар күңеленә озак сакланучы хатирә буларак кереп калырга тиеш.

  Энҗе Шәйхетдинова

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*