tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта Татар ашлары көне узачак
Екатеринбургта Татар ашлары көне узачак

Екатеринбургта Татар ашлары көне узачак

28 февральдә Свердловск өлкәсендә традицион татар ашлары көне узачак. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында танылган татар ашлары Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана.

16 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Даими вәкиллеге бинасында әлеге чараның оештыру киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле вазыйфаларын башкаручы Сафиуллина Ф.А., Свердловск өлкәсенең АПК һәм азык-төлек министрлыгы, Свердловск өлкәсенең гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы, Свердловск өлкәсенең Кулинарлар ассоциациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты. Эшче төркем утырышы барышында Татар ашлары көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар.

Татар ашлары көне 2020 елның 28 февралендә, 10.00 сәгатьтә «Сабантуй» кафесында  узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*