tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәмәгать Татарстан кануннары проектлары турында фикерләрен җиткерә ала
Җәмәгать Татарстан кануннары проектлары турында фикерләрен җиткерә ала

Җәмәгать Татарстан кануннары проектлары турында фикерләрен җиткерә ала

“Ачык Татарстан” порталында Татарстан Дәүләт Советының дүртенче җыелышында беренче укылышта кабул ителгән канун проектлары турында фикереңне язып калдырырга була.

Бәйрәмнәр санын киметү һәм алкоголь сатудагы чикләүләргә бәйле канун проектлары җәмәгатьтә аеруча зур бәхәсләр куптарды. Депутатлар игътибарына фикере җиткерергә теләгән кеше бу мөмкинлек белән файдалана ала.

Татарстан Дәүләт Советы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, “Ачык Татарстан” порталында депутатлар турында мәгълүмат та урнаштырылган. Аны биредә карап һәм шунда ук депутат кабул итүенә язылып та була.

Шунысы гына кызганыч, эзләп-эзләп тә бу мәгълүматның татарчасын таба алмадым.

Әлфия Миңнуллина

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*