enrutat
Баш бит / Җиде буын нәселеңне бел: Омскида җирле себер татарлары җыены узды
Җиде буын нәселеңне бел: Омскида җирле себер татарлары җыены узды

Җиде буын нәселеңне бел: Омскида җирле себер татарлары җыены узды

Омски шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы үзләренең чираттагы зур эшләрен башкарып чыктылар. Шәһәрнең үзәк китапханәсендә җирле себер татарлары җыены булып узды. Җыенда, “Ак калфак” оештыруы буенча, Рауза Рәүф кызы Хисамутдинова-Максимова еллар буена, нәселдән нәселгә, гаиләдән гаиләгә тапшырылып килгән, Омск өлкәсенең Большеречье районына беркетелгән татар авыллары арасында киң таралган Чумаровлар фамилиясен йөрткән нәсел җепләрен берләштереп шактый зур нәтиҗәләргә ирешә алды. Себер татарларын өйрәнү, аларны барлау буенча эшләп килгән галимнәр Н.А. Томилов һәм С.Н. Корусенко ярдәмендә эшләнгән бу зур хезмәтне бүген халык хөкүменә алып чыгарга җөрьәт итте.

Моннан берничә ел элек Омски өлкә татарлары Шиховлар фамилиясен йөртүче Шәйехләр нәселенең чыгышын һәм кайсы елларда барлыкка килүе турында шундый ук зур хезмәт нәтиҗәсе белән таныша алганнар иде. Иң киң таралаган Шиховлар, Чумаровлар үзләренең җиде буын нәсел җепләрен ялгый алдылар. Чиратта шулай ук киң таралган Миргалиевлар фамилиясен йөртүче Мергали нәселе үзләренең шәҗәрәләрен тергезергә күп көч куялар, Рачапов фамилиясен йөртүче Рәчәп нәселе дә бу эшкә тотынырга әзер икәнлекләрен белдерделәр.

Әлегә бүгенге җыенга кайтыйк. Килүче кунаклар саны 55-60 кешегә якын булды . Күпчелек килүчеләр 50-65 яшь тирәсендәге кешеләр иде. Алар арасында шәһәрдән 210 чакрым ераклыкта урнашкан Муромцево район үзәгеннән килгән кунакларны күрү – үзе бер шатлык булды. Рауза ханымның чыгышын дикъкать белән тыңлаганнан соң, бик күп сораулар барлыкка килде, шул ук вакытта үзләре белгәннәрне дә туганнарына сөйләп, уртаклашып, тапшырып калдырырга теләк белдерүчеләр дә булды.

Форсаттан файдаланып шуны да искәреп үтәсе килә: 1990 елда Еланлы авылында беренче тапкыр мәрхүмнәрне яд итәр өчен авыл зираты янында “Хәтер көне” уздырылган иде… Бу адым тиз арада барлык татар авыллары өчен, яхшы үрнәк буларак, таралып өлгерде һәм күркәм гадәткә әйләнеп китте нәтиҗәдә менә инде утыз ел буена татар кешесе туган авылына “Хәтер көненә” кайтып килергә ашкынып тора. Шиховлар һәм Чумаровларның үз нәсел җепләрен ялгый алулары, шулай ук яхшы үрнәк булып, һәр нәсел үз шәҗәрә агачын төзергә тырышыр дип уйлыйбыз.

Килүчеләр арасында яшьләр юк диярлек булса, балалар саны да бер-ике генә иде. Алар арасында 10 яшьлек Чумаров Альберт (ул үзен Исламитдин аты белән таныштырды) исемле малай да бар иде. Ул әбисе һәм бабасы ярдәмендә үз гаиләсенең шәҗәрә китабын төзегән булып чыкты. Балалар алар кызыксынучан булалар бит. Әти-әниләр әлегә нәсел турында уйларга вакыт тапмыйлардыр, ә менә әби-бабайлар нәкъ менә шуның өчен кирәк тә инде!

Бу җыенны оештыручы “Ак калфак” ханымнары килгән кунаклар алдында чыгыш ясап алдылар — туганлык турында шигырьләр укылды, татар халык җырлары башкарылды. Розалия ханым Сайганова быел буласы кеше саны алу елы икәнлеге турында сөйләп узды Һәр халык үз телен, үз гореф-гадәтен күз карасы кебек сакларга тиеш икәнлеген; шул ук вакытта әллә ничә төркемнәргә бүленеп: мин мишәр татары, мин башкорт татары, мин себер татары дип түгел, киресенчә, — бер булып, берәгәйле булып татар икәнлегебезне белдереп, Рәсәйдә рус халкыннан кала, татарларның элеккечә үк икенче урында калырга тиешлеге өчен көч куярга тиеш дип өндәп калды. Без, татарлар, бергә булырга, бердәм булырга тиешбез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*