tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җиләк җыям– как коям…
Җиләк   җыям– как коям…

Җиләк җыям– как коям…

Табигатьнең җәй дип аталган фасылынын иң матур чагы – җиләк өлгергән чагы. Каен җиләге, җир  җиләге, бакчаларда виктория өлгерде.  Инде кура җиләкләре дә балкып  елмая башлады.

Мәмдәл авылынын 5,6,7,8,9 сыйныф укучылары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова башлангычы белән болынгачыгып җиләк җыю буенча ярыш уздырылды.

Болынгакилеп керү белән исең-акылың китә: андагы матурлык! Төрле төстә чәчәкләр, шулар арасында җир җиләкләре учлап сипкәннәр мени, аяк белән басарга да кызганыч хәтта.

Кадрия Рәис кызы ярышнын мәгънәсен балаларга аңлатты да уен-ярышка старт бирде. Кыз балалар кулларына тоткан чиләкләре белән болынга сибелеп җиләк җыя башладылар, ашыгырга кирәк, кем ике сәгать эчендә күпме җиләк җыя, шул җиңүче була бит. Безнең белән берлектә авылыбызның ике әбие дә бар иде. Шуларның берсе Хәдичә апа балаларга дога белән фатихасын бирде,ярыш шулай башланып китте.

Кызлар мәш килеп җиләк җыйганда  малайларга икенче төрле эш кушылды. Алар каен, юкә, имән яфраклары, мәтрүшкәләр җыеп мунча себеркесе бәйләргә өйрәнергә тиеш булдылар. Аларга бу эшне Юртыш авыл клубы мөдире Мәсхүт абыйлары өйрәтте. Малайларыбыз бер дә сынатмады, менә дигән итеп себеркеләр бәйләргә өйрәнделәр һәм хәйран гына итеп бәйләделәр дә.

Бирелгән ике сәгать вакыт бик тиз узып китте. Кызлар чиләкләрен тотып судья янына килә башладылар. Ә судья Кадрия апалары беркем дә үпкәләмәслек итеп гадел бәя   куйды, җиңүчеләргә «Ак калфак»тан махсус бүләкләр алып килгән булган, шуларны да тапшырды. Бүләкләр себерке бәйләүчеләргә дә эләкте.

Безнең белән болынгачыккан икенче әбиебез – Нурия апа кызларга шушы җиләктән как кояргаөйрәтте. «Безнең  яшь вакытта шикәр, конфет ише әйберләр бик сирәк эләгә иде, шуңа күрә җәй көне күп итеп җиләк җыя идек тә, әниләр шуннан как коялар иде»,- дип сөйли-сөйли аңлатты ул. Кызлар бик бирелеп карап, тыңлап тордылар. Ярыш тәмам булгач балалар белән төрле уеннар да оештырылды.

Шулай итеп, укучы малайлар, кызлар ул көнне көннәрен бикфайдалы итеп үткәрделәр, күңелләре булды, «тагын оештырырга кирәк»,- дип сөйләшә-сөйләшә кайттылар.

Бу эшнең иң күңелле мизгеле кич белән дәдәвам итте бит. Шушы ук, балалар үзләре җыйган җиләкләрне, үзләре бәйләгән себеркеләрне урын өстендэ авырып ятучыларга, сәламәт булсалар да яшьләре олы булу сәбәпле капка төбеннән ары китә алмаучыларга һәм дә иң мөһиме ураза тотучы әби-бабайларга күчтәнәч итеп өйдән-өйгә кереп өләшеп йөрделәр. Әй куандылар инде өлкәннәр, кайсы елый, кайсы көлә, мәтрүшкәле себеркеләрне тотып-тотып исниләр, «басу-кырларга чыккан кебек булдым, әй җанашларым, аллаһынын зур рәхмәте булсын сезгә»,- дия-дия рәхмәт әйттеләр. Дөрестән дә, олыларга куп кирәк мени, берсүз  белән күңелләрен төшерергә дә, кечкенә генә яхшылык белән озакка саклана торган мизгелләр дә бүләк итәргә мөмкин бит.

Ходайнынбербирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк.

Һәркемнең гомере бер генә

Яхшылык эшләргә ашыгыйк.

Бу матур бәйрәмне оештыруда аеруча Биектау районы  мәдәният бүлеге  хезмәткәре Лилия ханым Борһановага,  Мәмдәл мәдәният йортының художество җитәкчесе  Сираҗиева Гөлгенә ханымга,  истәлеккә калдырып фотосүрәткә төшерүе өчен Айрат Гиниятуллинга, Биектау радиосы хезмәткәре Эльвира Ибраһимова, Бөтендөнья татар конгрессы операторы Фәйзрахман Камаловка   олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Биектау районы «Ак калфак» иҗтимагый    оешмасы рәисе,

Мәмдәл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*