enrutat
Баш бит / “Җитмеш спектакльгә көй яздым”
“Җитмеш спектакльгә көй яздым”

“Җитмеш спектакльгә көй яздым”

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтенроссия Театр  әһелләре берлеге әгъзасы, композитор Азат Хөсәенов шушы көннәрдә 60 яшен билгеләп үтә. Шул уңайдан бәйрәмдар белән очрашып язмышына, сәнгать дөньясына кагылышлы, хәлиткеч гомер мизгелләрен барладык.

– Мин ишле гаиләдә, сигез баланың җиденчесе булып дөньяга килгәнмен. Әткәй, әнкәй, сигез бала – барлыгы ун кеше. Исемләп саныйм әле: Нәгырлегаян, Әсхия, Фәйзелгаян, Асия, Фикус, Илдус, Сафия, Гелүс, Азат, Фәрсия. Бу хәтле балага әнкәй ничек ашарга пешереп өлгергәндер?!  Әткәй мәҗбүри рәвештә барыбызны да музыка коралларында уйнарга өйрәтте. Мин талиян гармунга өстенлек бирдем. Әткәй Саратов гармунында бер дигән уйный иде.

Иң әүвәл җырга мөкиббән киткән чагым Мөслимдә, Тукай урамында яшәгәндә, алты яшемдә булды. Бервакыт кулыма җыр китабы, “Әй утыра балыкчы, су буенда балыкчы” дигән җыр килеп эләкте. Ни өчендер шулкадәр ошады ул миңа. Урамга чыктым да шул җырны кычкырып җырладым. Бәлки моңа Илдус абыемның балыкчы булуы йогынты ясагандыр. Гадәттә ул Мөслимнән өч кенә чакырым ераклыкта булган Катмыш авылы янында, Ык елгасында кармак сала иде. Җәен каптыра алмаса, их, бүген көн бушка узды, дип кайта. Без кечкенәләр керкә эләксә дә канәгать. Бервакыт балыктан кайтканда, аяк бармагы сәпиднең “эсписенә” эләкте. Әй, шаулап кан акты инде. Аны ул чакта әткәй-әнкәйгә сиздермәдек, тиз-тиз генә бәйләп куйдык.  Әткәй ул вакытта район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли иде. Өйдә гел  кунак. Олылар кунакларны сыйлап мәш килә. Бармак өзелеп чыкмаган иде. Әкренләп төзәлде. Ә менә Мөслимдә булган икенче очрак четреклерәк. Әткәй белән әнкәй Сочига ял итәргә китте. Без әбекәй белән генә калдык. Шул көннәрдә хастаханәдән мәктәпкә килеп тешләрне тикшерделәр. Әтиемә берәр ачуы булгандырмы: теш табибы берьюлы алты тешемне тартып алды. Өйгә кайттым: авызым тулы кан! Шул хәлгә илле елдан артык вакыт узса да, апам ул очракны әле дә елап искә ала. Мине йөрәк авыруы белән хастаханәгә салдылар. Шуннан миндә аритмия башланды. Әткәй ялдан кайткач тавыш куптармады инде. Ул дөреслекне ярата торган, уйлаганын әйтә торган кеше иде. Шуда күрә аны бу вазифасында озак тотмадылар. Усыга мәктәп директоры итеп күчерделәр. Анда ул яңа мәктәп салдырды. Усыда шактый озак яшәгәнгәме, сигез баланың бишесе Усы керәшеннәренең балалары белән тормыш корды. Шунысы сәер: Усы авыл тарихын укыйм, Хөсәеновларның эш-гамәлләре турында анда бер сүз дә юк.

Мин Актаныш районының Әтәс авылында туганмын. Әнкәй – Пучыныкы. Әткәй Әтәстә мәктәп директоры булып эшләгән. Миңа дүрт яшь тулганда әткәйне Мөслим районының Үрәзмәт авылына мәктәп директоры итеп күчерделәр. Шунда өч нәрсә истә калган. Мәктәп ишегалдында флюгер бар иде. Мин – дүрт яшьлек бала, түбәгә менеп, шуны әйләндереп утырам… Тагын шул истә: чүмәлә кадәр зур, кара чәчле бер укытучы абыйдан куркып кача торган идем. Соңрак аның бездә укыткан шагыйрь Рәдиф Гаташ икәнлеген белдем. Беләккә алдап прививка ясатканнарын да онытып булмый. Карышмасаң, гармун бирәбез, дип хәйләләде Асия апа. Бирделәр… катыргыдан ясалган уенчык гармун. Әй, ачу чыкты инде шунда.

Ишле гаиләдән аерылып

Мөслимдә яшәгәндә төрле хуҗалыкларның, хезмәт коллективларының  район күләмендә уздырылган хисап концертларында гаилә ансамбле белән чыгыш ясаганыбыз истә. Мөслим мәдәният йорты шыгрым тулы. Безнең биш кешелек гаилә ансамбле чыгыш ясый. Абыйларым шәп уйный. Мин дә баян уйныйм. Тик мин, кечкенә булгач, гармун артыннан күренмим. Апа мандолинада. “Туктагыз әле, туктагыз! Кечкенә малай үзе генә уйнап күрсәтсен әле! Ышанмыйбыз!” – дип халык концертны туктатты. Мин “Сарман” көен сыздырып уйнап җибәрдем. Ул елны жюри рәисе булып концертны мәшһүр артистыбыз Идеал Ишбүләков карап бәяләгән. Тамаша беткәч, бу малаегыз бик сәләтле, Казанда сәләтле балалар өчен косерватория каршында  махсус урта  музыка мәктәбе бар дип, ул әтиемә мине шунда укырга җибәрергә тәкъдим иткән. Бераздан шул мәктәпнең директоры Усыга килеп мине үзе дә тыңлап карады. Ул вакытта мин бишенче сыйныфны тәмамлаган идем. Күбрәк укырга кирәк дип мине анда кабат бишенче сыйныфка алдылар. Ул елны Татарстаннан ундүрт баланы җыеп укырга алганнар иде. Аларның икесе генә бездә калды. Берсе – мин. Икенчесе – Казан консерваториясе профессоры Илсур Айнатуллов. Фаготтан укыта. Уникесе чит илдә.

Казанда уку шактый читен булды. Ишле гаиләдән аерылып китеп,  берүзең яшәп кара әле! Әле көзге, язгы каникулларга кайту да кыен. Бөгелмәгә баручы поезд Ульян аша, бер тәүлек кайта. Көзен, язын самолет оча алмый, бата. Усыда хәзер беркемебез калмаса да, шактый яшәлгәч, әнкәй янына ашкынып торгач, гел анда кайтасы килә. Мәктәптә бик яхшы укыттылар. Дөрес, ашарга җитми иде. Кичен алтыда ашаталар. Төн озын бит. Уннарда тамак ача. Хәзер бер серне ачыйм әле. Форточка аша ашханәгә кереп әзрәк чәлдереп чыккалый идек. Куертылган сөт белән ипи иде инде ул.

Миңа мәктәптә тромбон дигән инструмент бирделәр. Мәскәү консерваториясен тәмамлаган Шамил Низаметдинов дигән укытучыбыз җайлап кына мине шунда уйнарга өйрәтте. Бик шәп кеше. Казанда ул минем икенче әтием булды. Каникулда мине өенә ала иде. Тромбонда уйнасаң, сине телевизордан күрсәтәбез, диде. Сүзендә торды. Шул ук мин килгән елны Казанда органны көйләп җибәрделәр. Мине хорга бастырдылар. Сүзләрен аңламасам, белмәсәм дә, авызымны ачып тордым инде. Анда көне-төне уку, кышын айлар буе урамга чыкмый идек.

Ул вакытта кесә телефоннары юк. Мин хат кына язам. Әткәй, мәктәпне бетердем, чыгарылыш кичәсе булды. Әткәй, документларны тапшырдым, консерваториягә кердем… Консерваториянең беренче курсында укыганда Камал театрына эшкә урнаштым. Мин моны бик зур бәхет дип саныйм. Шамуков, Биктимеровлар белән аралаштым. Шул елны төрле музыка коралларында уйнау белән мавыга башладым. Консерватория ректорының хезмәт хакы 350 сум тирәсе. Мин биш җирдә эшләгәч, аннан да күбрәк ала идем. Камал театрында эшләгәндә җырлар иҗат итә башладым. Минем беренче җырларны – Рәшит Гәрәй шигырьләренә язылган “Ләйсән яңгыр” белән “Карлыган”ны Шамил Бариев белән Әсхәт Хисмәт башкарды. Шуннан соң аларны беркем җырламады. 16 майда – юбилей кичәсендә шуларны мин үзем җырлаячакмын. Торомбончы буларак та үсүемне дәвам иттем. Таллинга бөтенсоюз конкурсына барып дипломант булып кайттым.

Мәскәүгә кызыкмадым

Консерваторияне бетергәч, Мәскәүгә армиядә хезмәт итәргә киттем. Безнең авылда шундый гадәт бар. Армияга алынучы егет бер тавыкны берүзе ашап бетерергә тиеш. Дөрес, мин аны ашап бетерә алмадым. Мәскәүдә мине оркестрда көтәләр, частьта киләчәгемне беләләр иде. Поездга билет алып, тромбонымны тотып, чыгып киттем. Һәркемнең үз уен коралы. Анда кыллы оркестрда уйнадым, ике парадта катнаштым, берничә генераль секретарьне күмдем. Кал, фатир бирербез, хезмәт хакың яхшы булыр, дип бик нык кыстаганнар иде. Калмадым. Үземнең татар музыкасына хезмәт итәчәгемне белә идем. Минем белән хезмәт иткән Әнис дигән егет калды, мәскәүле булды, дачасы да бар.

Армиядән кайткач, әүвәл Натан Рахлин, аннан Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда эшли башладым. Камал театрында да эшемне дәвам иттердем. Камал театрына Фәрит Бикчәнтәев килде. Аның белән бергә шактый күп гастрольләрдә йөрергә туры килде. Фәрит “Бичура”ны куйганда миңа җыр язарга тәкъдим итте. Онытылган халык җыры кебек булсын дигән таләп куйды. Сүзләре халыкныкы, Мансур Гыйләҗевныкы түгел. Кеше алдында җырлап күрсәтергә оялам. Камил Камалов, Фәрит, мин – өчәү подвалга төшеп, шунда җырлап күрсәттем. Камилгә ошамады, Фәрит ошатты. Менә спектакльне тапшыру көне җитте. Алдымда бер дусты белән Исламия Мәхмүтова утыра. Ул чакта мине беркем белми әле. Җыр башлангач, Исламия апа күршесенә, күр әле, онытылган нинди матур җыр, диде. Шул сүзләрне ишеткәннән соң, җырның уңышлы чыкканына ышандым. Аннан “Казан егетләре”нә җыр яздым. Шулай кереп киттем. Инде менә җитмешенче спектакльгә көй язам. Тик бу хезмәтнең гонорары бик кечкенә. Синең композитор дигән белгечлегең юк, дип миңа мәдәният министрлыгы иң түбән бәядән түли. Бервакыт режиссерларны композиторлар берлегенә чакырып, нигә безнең белгечләрне спектакльләргә көй язарга җәлеп итмисез, дип  дәгъва белдергәннәр. Хикмәт шунда: консерваториянең  композиторлар бүлегендә җыр язарга өйрәтмиләр, көй язуның теориясен генә бирәләр. Анда көй язу математик бурыч итеп куела. Шуңа күрә аларның музыкасы коры, схематик, ихласлыгы, миллилеге юк. Шуңа күрә профессиональ композиторларның җырын тыңлап булмый. Элек авторлык хокукларын яклау оешмасы дәүләт бюджетында иде. Хәзер оешма тулысы белән безнең – авторлар җилкәсендә утыра. Курчак театрындагы бөтен спектакльләргә – татарчасына да, урысчасына да көй язам. Анда күптән түгел генә Пушкин әкияте буенча “Сказка о царе Султане” дигән спектакль булды. Аны Петербургта укып кайткан бик талантлы Рафаэль Таһиров дигән яшь режиссер  куйды. Карамый калмагыз – бик шәп, бик кызык чыкты. “Татармультфильм” оешмасы эшләгән мультфильмнарга – Абдулла Алиш, Габдулла Тукай әкиятләренә, Минзәлә, Әлмәт театрларына да көй яздым (спектакльләргә көй язу – бик мәшәкатьле эш ул). Тинчурин театры белән генә эшләгәнем юк.

Башта хатыным Наилә дә (ул  флейтачы) театрда эшли иде. Бала тугач, икебез дә гастрольдә йөри алмыйбыз бит. Ул музыка мәктәбенә укытучы булып күчте. Нишлисең, икең дә артист булу – бик авыр хезмәт.

Йолдызлар сирәк була

Әле мин байтак еллар Зәйнәп-Зөфәр җыр театрында эшләп алдым. Бик нәтиҗәле еллар булды ул. Шул вакытта музыкант буларак халык мине белә, таный башлады. Һич онытмыйм: бервакыт Чаллыда егермедән артык концерт куйдык. Көн саен концерт, көн дә аншлаг (белгәч, таныгач, туйлар уздырырга да чакырып торалар. Бу уңайдан шуны әйтим әле: катнаш никах булганда күпкә кыен. Туй авыр үтә. Туй кыен үткәч, яшәве җиңел булмый инде). Мин ун елдан артык Зәйнәпләр белән эшләдем. Безнең йолдызлы чак иде ул. Хәзер сәхнәгә чыгалар да, “Йолдыз!” дип игълан итәләр.  Йолдыз ул – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Салават, Зәйнәп! Йолдыз дип аталучы байтак артистның тавышы юк, тавыш көчәйткеч кирәк. Хәзер күбесе ут сүнсә, микрофоны булмаса, җырлый алмый.

Җырларымны туплап ике китап чыгардым. Минем бик күп җырларым әле җырланмаган. Менә юбилейга өченчесен чыгарырмын дип уйлаган идем, өлгерә алмадым.  Рөстәм Сәрвәров белән хәзер шунсын — өченчесен әзерлибез. Нигездә балалар өчен җырлар китабы булачак ул. Бөтенесе өч йөзләп җыр язылгандыр шәт. Еш кына таныш-белешләрем, кайда яңа  җырларың, җыр язуны ташладыңмы әллә, дип сорый. Мин гадәттә, әйткәнемчә, спектакльләргә җыр язам. Ачу килгәндә, болай да язгалап куям. Әле менә “Әй, гомер” дигән җыр шулай язылды. Аны Салават җырлый. Хәзер ул бөтен җирдә яңгырый. Шәмсия Җиһангирова белән берлектә язган бик күп җырларыбыз бар. Шәмсиянең нәрсәсе ошый: кайчакта көй туа, сүзләре юк. Шундый вакытта мин аңа җибәрәм, якынча сүзләрен әйтәм. Ритмын күрсәтәм. Шәмсия шунда ук диярлек сүзләрен җибәрә.

“Үзгәреш җилләре” фестиваленә килгәндә шуны әйтә алам:  ул татарча түгел. Билгеле, алар нәрсәдер эшләргә тырыштылар, бихисап акча түктеләр. Ул күбрәк джазга тарта. Матур чыккан, тик татарча түгел.   Бу безнең өчен маяк була алмый. “Үзгәреш җилләре”ндә шул ук җырлар, бизәлеше, оранжировкасы гына башка.Үзгәреш дип мин Элвин Грейны әйтә алам. Аның әлләни тавышы юк, әмма оражировкасы, бизәлеше үзенчәлекле, матур, яшьләрчәрәк. Ул бит оранжировкасын да үзе эшли. Анда продюссерлык сәләте дә бар. Хәтта урыс кызлары, концертта Элвин Грей буламы, дип сорый.  Ул үз стилен тапты, яшьләргә дә ошый, өлкәннәр дә рәхәтләнеп тыңлый. Шул ук вакытта хәзер ике-өч мең җырчы җырлый, аларны аерып булмый. Элвин Грейның үз йөзе бар, аны танып була. “Үзгәреш җиле”ндә күп җырларны тиз-кызу, джаз стилендә башкардылар, тик джаз татар җырына хас түгел. Хәзер күп җырларны төрек стиленә охшатып башкарырга тырышалар. Көе, биеп торулары төрекчә, сүзләре татарча кебек, тик алар истә калмый. Төрек җырлары Шәрекъкә бәйле,  шуны оныталар.

Соңгы вакытта нинди җыр яздың дисәгез, Минзәлә театрына заказ белән бер җыр яздым. Театрлар өчен язган җитмешенче җырым бу. Камал театрында ахыргы язган җырым Илдар Хәйруллинның “Ничарадан бичара” спектакленә булды. Камал театрында егерме елдан артык “Җанкисәккәем” дигән спектакль бара. Һәр спектаклендә Салават утыра. Ошый бит, ошамаса утырмас иде. Андагы җырның көенә игътибар итегез әле. Шәп бит көе. Спектакльгә җыр язу җиңел түгел. Аны ничә мәртәбә үзгәртәсең. Репетецияләрдә катнашасың, даими иҗади эш бара.  Менә хәзер “Казан егетләре”н буалар куярга җыена. Быел Әлмәт театрында Зөлфәт Хәкимнең “Террорист” дигән комедиясе булды. Мин аңа көй яздым. Дөрес,  премьерасын күрә алмадым, Мәскәүдә идем.

Хәзер интернет заманы бит. Миңа интернеттан пьеса, сүзләр килә. Режиссерын күргәнем, очрашканыбыз юк. Сүзнең нәрсә турында барганлыгын, каршылыкларның ничек чишелгәнен чамалап көен язам, үз тавышым белән җырлап, интернеттан җибәрәм. Әле менә минзәләләргә “Биана” спектакленә җыр яздым.

Хәзер бик күп җырларны урлап язалар. Кайчагында судлашыйммы әллә дим дә туктап калам. Нигә вакытыңны, көчеңне әрәм итеп йөрергә?! Ни кызганыч, хәзер бик күп җыр урыс җырын хәтерләтә. Сүзләрен алыштырасың икән, урыс җыры килә дә чыга. Ә менә башкортларда, казахларда хәл яхшырак. Хәзер көй язучылар бик күбәйде. Оранжировка эшләгәч, көй, чынлап та, матур яңгырый. Әмма оранжировка-бизәлешен алып ташлап, баянда уйнап карасаң, аның көе юк. Теләсә кайсы көйне баянда уйнап карап, тикшереп була. Баянда уйнап булса, димәк, яхшы көй. Хәзер бит концертта буласың, бер җыр да истә калмый. Элек концерттан халык җырлый-җырлый чыга иде. Хәзер сүзе дә, музыкасы да шундук онытыла.  Соңгы вакытларда залда утырып концерт караганым бик сирәк. Сәхнә артында, дуслар белән фикерләшә-фикерләшә карарга, тыңларга яратам, – дип сөйләде ул.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ,
«Халкым минем» газетасы
2019 ел, май

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*