tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналист һәм язучы Гөлсинә Галимуллинага аталган чишмә төзекләндерелгән
Журналист һәм язучы Гөлсинә Галимуллинага аталган чишмә төзекләндерелгән

Журналист һәм язучы Гөлсинә Галимуллинага аталган чишмә төзекләндерелгән

Саба районы Эзмә авылындагы “Иҗат” чишмәсеннән хәзер су да эчеп була. Кайчандыр зур ферманы, ярты авылны су белән тәэмин иткән чишмәне балачагы биредә узган Алим Галимуллин тәртипкә китереп кенә калмаган, ял итәрлек урын да ясаган.

– Ул чишмә шулкадәр ташландык хәлгә килгән, җимерелгән иде. Зур-зур таллар басып киткән. Суы да начар ага башлаган. Шулкадәр борчыла идем. Улыма, китап сатудан кергән акчага шушы чишмәне төзекләндерәм, дип гел әйтеп килдем. Шуннан Алим, үзем төзәтәм дип бу изге эшкә тотынды. Бу чишмә бит ике урамны, ярты авылны су белән тәэмин итте. Өйләргә су кергәч, шундый хәлгә калды ул. Йөрәгемне борчыган чишмә иде. Шөкер, барысы да артта калды, – ди Гөлсинә ханым.

Эзмә авылындагы бу чишмәнең суын балалар язучысы Заһирә Гомәрова, язучы һәм журналист Гөлсинә Галимуллина, “Саба таңнары” газетасы журналисты Фәнил Мәүлетов эчеп үскән. Чаллы халык театры артисты Гөлфия Фәйзрахманова да бу чишмәдән су алган.

Рәсимә Галиева
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*