tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Осланда “Әниләр аллеясы” булдырылды
Югары Осланда “Әниләр аллеясы” булдырылды

Югары Осланда “Әниләр аллеясы” булдырылды

Югары Осланда , оештыручысы “Ак калфак” татар хатын кызлар оешмасы булган, районның үзәгендә, мәктәп, балалар бакчасы янәшәсендә, “Әниләр аллеясы” булдырылды. Башлангычында 31 төп юкә белән миләш агачы аралаштырып утыртылды. Нишләп ул агачлар дигәндә, элек электән миләш агачы, аның җимешләре- гаилә бәхете, чиста ,саф ярату, инде дә нык гаилә символы булып торган. Аны сындырырга да, кисәргә дә кушмыйлар. Миләш агачы ,үзенең матурлыгы , ныклыгы белән дә аерылып тора, ул һава шартлары үзгәрүләренә бирешми торган 100 еллык агач булып санала. Ә инде юкә агачы – ул нечкә күңелле, саф хатын -кыз символы булып тора. Әниләребез юкә бишеккә салып безне үстергәннәр, юкә чәчәге белән дәвалаганнар. Ә инде юкә балының дәвасын барыбыз да яхшы белә.

Киләчәктә “Әниләр аллеясы”н татар авылларында да дәвам итү күздә тотыла, икенче елга Вахит һәм Макыл авылларында, шулай ук, юкә белән миләш агачлары утырту карала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*