tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналистлар белән очрашу
Журналистлар белән очрашу

Журналистлар белән очрашу

Кичә, 19 нчы июнә көнне,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе,  Ринат Зиннур улы Закиров Россия Федерациясе төбәкләрендә  эшләүче татар  журналистлары белән очрашты.  Очрашуда  халкыбызның күренекле шагыйре Равил Фәйзуллин, танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Мәдинә Маликова кебек язучылар да бар иде.  Алар телебезне, милләтебезне сакларга,    чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да поэзия, проза әсәрләрен җиткерүнең  төрле юлларын уйларга кирәклеге турында сөйләделәр. Иҗат җимешләре, шигырьләрен бәян иттеләр.

Журналистларны  Ринат Закиров конгресс   тарафыннан  милләтне күтәрү, телебезне, гореф – гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә  барган эшләр, проектлар белән таныштырды. Киләчәктә дә бергә эшләргә, бердәм булырга  кирәклегенә басым ясады. Журналист хезмәтенең авыр булуын, тик иң үткер сүзне бары тик шушы өлкә вәкилләре генә әйтә алуын ассызыклады.

Каләм ияләре үзара фикер алыштылар, эшләрендә булган проблемалары, уңышлары  белән уртаклаштылар.

Очрашу җылы мөгалләмәдә, чәй өстәле артында узды. Кытай Республикасыннан килеп Татарстанда белем алучы егетләребез матур җырларын бүләк иттеләр.

Гөлүсә Низаметдинова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*