tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җырлыйк әле” фестивалендә җиңгән “Ахирәтләр” ансамбле: Югары билге алырбыз дип уйламаган идек
“Җырлыйк әле” фестивалендә җиңгән “Ахирәтләр” ансамбле: Югары билге алырбыз дип уйламаган идек

“Җырлыйк әле” фестивалендә җиңгән “Ахирәтләр” ансамбле: Югары билге алырбыз дип уйламаган идек

20 август көнне Туймазы районы Төмәнәк авылында «Бабай утары» этнографик музей комплексында икенче тапкыр «Җырлыйк әле» җыр конкурс-фестивале үтте. Анда Башкортстанныӊ төрле районнарыннан килгән үзешчән ансамбльләр чыгыш ясады.

Конкурска чакырылган кунаклар арасында Татарстанныӊ Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов та бар иде.

  • Катнашкан җырчылар, килгән кунаклар алдында кулымны йөрәгемә куеп зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бүгенге тамашадан соӊ, мин һич шикләнмичә әйтә алам: татар милләтенеӊ, татар мәдәниятенеӊ, татар җырыныӊ киләчәге бар! Әлеге конкурс бүген республика күләмендә генә булды, киләчәктә аны Башкортстан белән генә чикләмичә, башка өлкәләрне дә чакырып үткәрү хакында уйларга кирәк, – диде Васил Гаяз улы үзенеӊ чыгышында.

Катнашучылар арасында өлкәннәр дә, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә бар. Кемнәрдер үткән ел да катнашып, бу ел инде белә торып, төптән әзерләнгән булса, кайберәүләр конкурска кадәр ике ай кала гына аныӊ турында ишетеп, эшкә керешәләр. Шулай да, монда очраклы ансамбльләр юк – килгән һәрбер кунак турында «татар рухы белән яши» дип эйтергә мөмкин.

  • Безнеӊ ансамбль әле яшь – мондый масштаблы конкурска чыгуы беренче генә, шуӊа да Гран-при ала алмавыбыз бераз кәефне төшерсә дә, әллә ни борчылмадык. Бүгенге чыгышыбыз «чирканчык» алу булсын, икенче елга ныклап әзерләнергә кирәк, – ди Уфа шәһәренеӊ Совет районыннан килгән «Милли аваз» ансамбле катнашучысы Альбина Якупова.

3нче урынны Борай районы, Борай авылы коллективы, 2нче урынны Дүртөйле районы Иванай авылы төркеме, 1 нче урында Бакалы районы «Яңа балыклы» авылы коллективы һәм Гран-прины Архангель районы Заһит авылының “Ахирәтләр”  коллективы яулады.

  •  Бар катнашучыларныӊ да әзерлек югары дәрәҗәдә. Башка көндәшләребезнеӊ чыгышын караганда, югары билгене алырбыз дип уйламаган да идек, – диләр җиӊүчеләр үзләре.

Рузил Имамов

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*