tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зилә Вәлиева блогерларга: «Сезгә өмет зурдан»
Зилә Вәлиева блогерларга: «Сезгә өмет зурдан»

Зилә Вәлиева блогерларга: «Сезгә өмет зурдан»

Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, быел Татарстанның 100 блогеры сайлауларда күзәтүче буларак катнашачак. Әлегә кадәр республикада кулланылмаган тәҗрибә блогерларның үзләренә дә кызыклы булырга тиеш.

– 11 – 13 сентябрь аралыгында республикада 2806 участок эшләячәк. Татарстанда якынча 3 млн кеше тавыш бирү хокукына ия. Мондый масштабта тавыш бирүнең «ачык» һәм «үтә күренмәле» булуын сакларга, моны тәэмин итәргә кирәк, – диде Иҗтимагый палата рәисе.

Блогерлар аудитория белән эшли, аралаша белә. Шуңа да аларга ышаналар.

– Мобиль күзәтүчеләр төркеменә беренче тапкыр блогерлар керәчәк. Без сезгә өметләнәбез, сез кешеләр белән аралашу тәҗрибәсенә ия. Сезнең эшегез кызыклы булачак, сез тавыш бирү процедурасы өчен шактый күп нәрсә башкара алачаксыз, – диде Зилә Вәлиева.

Иҗтимагый палатаның яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе бар үзе. Зилә Вәлиева искәрткәнчә, Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашкан 25 процент күзәтүче – яшьләр оешмалары вәкилләре. Бу – ил күләмендә дә иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Очрашуга килгән блогерларның да сораулары шактый булып чыкты.

Әнә блогер Алинә Гыймалтдинованың олы улы да сайлау темасы белән кызыксына икән.

– Безнең өчен яңа тәҗрибә бу. Минем шәхсән кызыксынуым да бар. Олы улым гел сайлау турында сораша. Нәрсә ул? Ничек уза? Минемчә, әлеге эшчәнлекне эчтән күргәч, аңлагач, аның сорауларына җавап бирә алырмын, – ди ул.

Илназ Габидуллин исә: «Казанда торсам да, күзәтүче булып Кукмарада эшли аламмы», – дип кызыксынды. Ул тумышы белән шул яктан.

– Бик яхшы, Кукмарада эшләрсез, – дип куандырды аны Зилә Вәлиева. – Күзәтүчеләр теләсә кайсы участокта эшли ала.

Күзәтүче конкрет участокка беркетеләчәкме, берничә сайлау участогында булу мөмкинме, иҗтимагый күзәтүчеләрнең төп бурычлары нинди? Зилә Вәлиевага блогерлар шундый гади, әмма җитди тоелган сорауларны да бирде. Ул исә һәркайсы  «күзәтүченең алтын стандарты»н алачак дип ышандырды. Бу – җәмәгать күзәтүен оештыру буенча кагыйдәләр җыелмасы.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*