tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зиратларны төзекләндереп, савап эшлик
Зиратларны төзекләндереп, савап эшлик

Зиратларны төзекләндереп, савап эшлик

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Һәркем аның яныннан узганда гына булса да, үзенең бу дөньяда мәңгегә килмәгәнлеген исенә төшерә. Үзләренең вафат булган әби-бабалары, әти-әниләре, туганнары рухына дога кыла. Үзенең тормышына нәтиҗә ясый, кылган гамәлләре турында уйлана.

– Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да шулай ук җыештырылган, аның коймалары, чардуганнары буялган булыр- га тиеш. Ә аның савабы әйтеп бетергесез, – диләр өлкәннәребез. Хәзерге вакытта зиратларыбызга игътибар көннән-көн арта бара. Малмыж районы Шәгабән авылы зираты да бу елны бик яхшылап төзекләндерелгән. Матур итеп коймалап алынган. Бу олы эшкә башлангычны Шәгабән авылында гомер итүче Илһам Рашит улы Гафиуллин алына. Иң элек шушы авылда гомер итүче һәм хәзерге вакытта туган туфракларыннан чит җирләрдә яшәп ятучы авылдашлардан акчалата ярдәм булганнан соң, зиратның коймаларын торгызу өчен барлык кирәк-яраклар артыннан йөри башлыйлар.

Авылдашы Габделбәр абый Сафиуллин белән үз транспортында Казанга материалларга менәләр. Шәгабән авылы халкы аларның бу эшләрендә күтәреп алалар һәм бергә-бергә өмәләр башлана. Зиратны чистарталар, артык, егылган агачларны кисәләр. Чардуганнар өстенә төшмәсен дип үз тракторында Радик Нурисламов ярдәмгә килә. Шулай итеп зират кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан чистартыла, әйләнә-тирәсе яңа койма белән әйләндереп алына. Мәңгелек йорт ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып тора. Бер сүз белән әйткәндә, авылда яшәүче һәр кеше бу эшкә үз өлешен кертергә тырыша.

– Шушы эшне башлап йөргән, үзенең көчен дә, вакытын да кызганмаган авылдашыбыз Илһам Рашит улы Гафиуллинга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шушы изге эше өчен Аллаһы Тәгалә аңа меңе белән үзенә кире кайтарсын иде, – диләр авылдашлары.
Авылның янәшәсендә зират шаулап утыра. Шушында һәркемнең вафат булган туганнары, якын кешеләре бар. Бакыйлыкка күчкәннәрнең бу дөньядагы соңгы урыны – ул зират. Үлгәннән соң ахирәттә булачакны искә төшерү, мәрхүмнәребез өчен дога кылу өчен генә түгел, вафат булган туганнарыбызның каберләрен төзекләндерүне, чистартуны ниятләп тә зиратка килә кешеләр.

Мондый чистарган, төзекләндергән зиратларны күрү күңелләргә якты нур өсти. Шәгабән авылы кешеләренә кушылып, шушы эшне башлап йөрүче Илһам абыйга үз исемемнән дә олы рәхмәтемне белдерәм. Бу зур башлангычның әле ахыргы эше булмасын иде. Башка янәшәдә яшәүче авыллар да алардан үрнәк алсалар иде.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*