enrutat
Баш бит / Зөлфәт Хәким: Татар исән чакта аның язучылары да булачак
Зөлфәт Хәким: Татар исән чакта аның язучылары да булачак

Зөлфәт Хәким: Татар исән чакта аның язучылары да булачак

Танылган язучы, драматург Зөлфәт Хәким белән «Казан утлары баш редакторы Илфак Ибраһимовның әңгәмәсе. Ике язучы замана, иҗат, халык язмышы һәм башка һәрвакыт актуаль проблемалар турында фикер алышалар.

— Зөлфәт әфәнде, иҗат кешеләре арасында син — иң бае. Синең үзеңнең генә дә меңнәрчә тамашачыларың, радиотыңлаучыларың, укучыларың бар. Мәдәният елында кайсы жанрларда ни-нәрсәләр иҗат итә алдың? Тактсызлыкта гаепләмә… Узган елның башында үзең белән чүттән генә олы фаҗига да булмый калды бит… Шөкер, савыктың һәм, әйткәнемчә, актив иҗатта дип беләбез.

— Бәлки, чынлап та, минем аудиториям башка иҗатчыларныкына караганда киңрәктер. Аллага шөкер, төрле жанрларда иҗат иткәч, андый байлыгым бар. Мәдәният елы дигәннән… Минем өчен һәр ел, һәр ай, һәрбер көнем — мәдәниятнеке. Бу ел минем өчен иҗади яктан тулы, нәтиҗәле булды, күп яздым, төрле жанрларда эшләдем… Бу елны миңа һөҗүм иттеләр, хәтта аттылар да, аннан да зур зыянсыз, тирән җәрәхәтсез исән калдым. Актив иҗатымны дәвам итәм. Күптән түгел тәмамланган яңа пьесаларым бар, берсен сезгә — «Казан утлары» журналына тапшырдым. «Газап» дип исемләнгән өр-яңа повестемны да сезгә тәкъдим итәм һәм «Казан утлары»нда чыгар дип өметләнәм. Бүгенге көнгә багышланган эссе өстәлемдә ята, мин аны торымнан-торымга килеп дәвам итәм. Яңа җырларым бар. Әле күптән түгел «Мизгелләр» исемле җырымны яздым. Шактый уңышлы килеп чыкты шикелле.

— «Яңа татар пьесасы» конкурсында озак еллар жюри әгъзасы буларак беләм: һәр ел конкурска хәтта икешәр пьеса бирә идең… һәм гел җиңүчеләр арасында булдың… Ул пьесаларың cәхнәгә мендеме?.. Кайсы театрлар белән хезмәттәшлек итәсең?.. Элегрәк безнең драматургларның пьесаларын рус театрлары, күрше республика театрлары да сәхнәләштерергә алына иде. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Рабит Батулла, Ризван Хәмид, Мансур Гыйләҗевләрнең әсәрләре тәрҗемә ителеп сәхнәләштерелде. Сиңа башка төбәк театрларыннан тәкъдимнәр булдымы?

— Конкурсларда җиңгән пьесаларымның кайсыларыдыр куелды, кайсыларындыр, сәхнәләштерү авыр, мөмкинлекләребез юк, дип куймадылар. «Кайда син, Аттила?!.» дигән әсәрем турында, моңа татар театрының көче җитми, дип җавап бирделәр. Минемчә, Камал театрының бөтен пьесаларны да куярга көче җитә.

Башка театрларга килгәндә… Күрәсең, бу минем холкым белән бәйледер инде — коммуникацияләр кора, элемтә-дуслык-әшнәлек чыбыкларын суза ала торган кеше түгел мин. Шуңа да карамастан, әсәрләремне Камал театрыннан кала Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Әтнә театрлары куйды. Шулай ук Башкортстанда «Нур» театры бер пьесамны сәхнәләштерде, Салават, Туймазы театрларында әле һаман да спектакльләрем бара.

Пьесалар кирәк булса, мөрәҗәгать итсеннәр — Аллага шөкер, гел иҗат итеп торабыз, һәрвакыт яңа әсәрләребез бар. Кызганыч, безнең көчле, масштаблы фикерләр белән сугарылган пьесаларыбызны сәхнәгә алып менәрлек талантлы режиссёрларыбыз аз. Проза да, поэзия дә, драматургия дә көчле безнең. Бездә көчле режиссура җитенкерәми!

Моны миңа Лондоннан килгән театр белгече дә әйтте. Ул минем «Телсез Күке» спектаклемне, сайлап алып, Лондонга алып китте.

— Син чын иҗатчыларга хас рәвештә үзең дә күп укыйсың. Укуга вакыт ничек табасың? Бу тәртипкә салынганмы? Бер әңгәмәңдә ХIХ гасыр рус философларының хезмәтләрен бик кызыксынып өйрәнүеңне әйткән идең. Язмаларыңда еш кына Бердяев фикерләрен, карашларын да үзеңнеке белән бәйләп нигезлисең. Узган ел — Мәдәният елында үзең өчен ачыш дип бәяләрдәй нинди әсәрләр укыдың? Үзебезнең каләмдәшләрнең матбугатта, китап нәшриятында басылган әсәрләрен ничек кабул иттең?

— Яшь вакытта алай ук түгел иде, ә менә хәзер мин үземне китап дөньясыннан башка күз алдына китерә алмыйм. Нинди дә булса китапка, энциклопедиягә, сүзлеккә кагылмый калган көнем юк. «Познавательный характер» миндә, бу күбрәк шуның белән бәйледер. Интернет белән аралаша башлау белән үк, мин, иң беренче чиратта, мөмкин булган сайтлардан бөтендөнья классик әсәрләрен, классик философияне, иң кирәк энциклопедияләрне үземә күчердем һәм хәзер горурланып әйтә алам: архив винчестерларымда, дискларда, флешкаларда бөтендөнья классикасы бар. Теләгән вакытта аларны ачып укыйм, кулланам. Алар өчен кечкенә генә аерым ноутбук та тотам әле. Сез дөрес аңламаган булгансыздыр: мин — ХIХ гасыр философиясе белән генә түгел, гомумән, бөтендөнья философиясе белән кызыксынучан кеше. Кайсыдыр мәкаләләремдә ХIХ гасыр философларын, Бердяевларны телгә алу шул чор фәлсәфәсе белән мавыгу дигән сүз түгел. Ул мәкаләмдә рус философлары еш телгә алынды, чөнки язмам Россиянең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында иде. Дөресен әйткәндә, Аристотель, антик чордан тагын берничә философ һәм тулысынча немец классик фәлсәфәсе җаныма якын.

— Төрек язучысы, Нобель премиясе лауреаты Орхан Памукның «Минем исемем Кызыл» исемле романы Г.Камал театры сәхнәсенә менде. Факт буларак бу игътибарга лаек, минемчә. Аңа кадәр Карло Гоцциның «Турандот»ын караган идек. Г.Кариев театры Пауло Коэльоның «Алхимик» әсәрен сәхнәләштерде. Исемнәре аталган әлеге авторлар төрлесе төрле континенттан, төрле дәверләрдән булсалар да, аларның әсәрләре гомум кешелекнең яшәеш фәлсәфәсенә кагыла. Памук Көнчыгыш белән Көнбатыш сәнгатенең фәлсәфи кыйммәтләрен чагыштыра. Бу — мәңгелек тема… Без — Евразиянең нәкъ уртасындагы халык. Шәрык мәдәниятенең күп гасырлар тантана иткән Рудаки, Руми, Кол Гали, Гомәр Хәйям дәверләрендәге күтәрелеше, ренессансы кабатланырмы? Безнең милли мәдәниятебез үсешенә Көнбатыш һәм Көнчыгыш культурасы казанышларының кайсысы күбрәк йогынты ясый дип саныйсың? Без алардан ниләр алабыз, үзебез ниләр бирәбез? Сорау озынрак, гомумирәк. Үз иҗатыңа бәйләп яисә тоемлап, фаразлап, нәрсә дип әйтер идең?

— Дөньядагы төрле тарафларның багланышларында төп рольне мәдәният уйнамый. Яшәеш һәрвакыт яшәү укладын булдырды, һәрбер яшәү рәвеше үзенең культурасын тудырды. Без бүген культураны цивилизация алмаштырып маташкан заманда яшибез. Ул яктан бәхетсез кешеләр без. Культура — «культ» дигән сүздән, дини йолалардан башланган, культураның башы — диндә, Аллага ышануда. Культура чыганагы борынгырак булган саен, аның кыйммәте зуррак, бәһасе югарырак. Культура борынгылыгы белән «горурлана». Ә цивилизация исә ул кичә яки бүген ясалган ялтыравыклы әйберсе белән генә «мактана» һәм кешелек дөньясын шуның белән «алдап сатып ала». Сез биргән сорауга глобальләшү чорында җавап бирү мөмкин түгел. Олигархлар хакимияте, акча хакимлеге астында яшәгән заманда сез биргән сорауларга елмаясы гына килә. Без язган әсәрләр бүгенге дөнья кагыйдәләре буенча яшәүче кешеләргә аңлашылмаячак һәм аларга безнең иҗат кирәкми!

Шуңа күрә Көнчыгыш-Көнбатыш багланышларында мин үземнең ролемне аз гына да тоймыйм. Җир шары кечерәйгәннән-кечерәя бара — техника прогрессы шулкадәр тиз һәм көчле. Шуңа күрә аерым шәхескә, бигрәк тә иҗатчыга, үз урынын табып, шул урында калыр өчен бик зур сәләт, бик зур көч, ихтыяр, батырлык кирәк.

— Соңгы елларда прозада актив эшли башладың… «Казан утлары» журналы оештырган кыска бәяннар конкурсына тәкъдим иткән «Сәер никрут»ың беркемне дә битараф калдырмагандыр… Сатира жанры иң авырлардан бит. Синең ришвәтчелеккә каршы «ачкан сугыш»ың кемнең җиңүе белән тәмамланыр икән?.. Монда бер аерым автор гына җитмәс, монда зур бер гаскәр кирәк булмагае… Коррупция, ришвәтчелек, башка социаль аномалияләр шулай ук мәңгелек тема бит. Берничә ел элек билгесез кытай авторының ХVI гасырларда ук язган «Алтын вазада Слива чәчәкләре яки Цзин, Тин, Мей» романын укыган идем. Анда ришвәтчелек, коррупциянең пирамидасы сурәтләнә. Яки иң түбәннән алып иң югарыга кадәр кемнәр генә бирми дә, кемнәр генә алмый ришвәтне? «Сәер никрут»тан соң бу теманың дәвамы булырмы?

— Ришвәтчелек ул мәңге булачак. Аны бетерү мөмкин түгел. «Сәер никрут»ымнан соң да әле минем үземә дә, башкаларга да сатира әсәрләре язарга мөмкинлек ахырзаманга кадәр җитәчәк.

— Бүгенге әңгәмәне үткәргән көнебез акчаның «котырган» чагына туры килде. Акча уенын, гомумән, дөнья сәясәтен масоннар оештыра, диләр. Әдәбиятта аларның чын йөзен ачу булырмы икән?

— Зур акча хакимиятен, дөнья белән идарә итеп, «үз көйләренә биетүләрен», әлбәттә, ниндидер галәмәт куәткә ия оешмалар алып бара. Без кемнәрдер таккан парадигмада яшәргә мәҗбүрбез. Әгәр дә теләсә, алар миллиардлаган кешене ачтан үтерә ала һәм киресенчә. Ул оешмалар ничек дип аталадыр — төгәл генә әйтеп булмый. Төрле версияләр бар, ләкин ул версияләрне язып чыгарга җөрьәт итүче табылырмы икән? Башсыз калу куркынычы сагайта…

Бөтен планета турында уйлаганчы, үзебезнең кылган гамәлләргә күз салырга кирәк. Мин ел башында ук әйткән идем: Украина — Кырым мөнәсәбәте Россияне яңа конфликтларга алып кермәгәе, дип. Ни кызганыч, шулай булып чыкты да. Украина белән дә дошман хәзер Россия, санкцияләр баса, Алла сакласын, үз илебездә үзара низаглар башлана күрмәсен. Кайлардадыр дөньяны масоннар бутап ята дип уйлау ярый, әмма һәркайсыбызга үз эшен уйлап эшләргә кирәк. «Свадьба в Малиновке» дигән фильмда Попандопуло әйткән сүзләр хәзер еш искә төшә: «Чует моё сердце — мы накануне грандиозного шухера!»

— 2015 ел тагын безнеке — Әдәбият елы. Ул әле бөтендөнья халкы өчен истәлекле Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы да. Без синең белән — сугыштан соң дөньяга килгән буын… Безнең сугышка карата үз мөнәсәбәтебез бар. Легионер-әсирләр темасын фәндә, тарихта беренчеләрдән булып Рафаэль Мостафин, Искәндәр Гыйләҗевләр күтәрсә, әдәбиятта беренчеләрдән булып син бу эшкә алындың… Соңгы вакытларда әлеге тема бигрәк тә рус әдәбиятчыларында массачыл төс алды… Окоп дөреслеге буларак «штраф батальоннары»ның каһарманлыгын аеруча да күп күрсәтәләр… «Телсез Күке», «Легионер» әсәрләренең авторы бу хакта ни уйлый?

— Ул сугышларга фәлсәфи күзлектән табигый күренешләргә караган кебек карарга мөмкин — җир тетрәү, вулкан шартлау, давыллар, су басулар, янгыннар рәтендә. Әмма бу коточкыч афәтләр эчендә, аерым алганда, кеше, аның язмышы, аның гомере бит. Авылында туйганчы ипи дә ашамаган малайларны сугышка җибәреп, аларны утка кертеп, коточкыч сынаулар аша үткәреп, мәңге гафу ителмәслек гаеп-гөнаһ алды бу сугышларны башлаучылар. Кинохроника ленталарын караганда, үзебезнең якташларга, авылдашларыма охшаган йөзләр күзгә чалына. Минем «Легионер» романында төп геройның әнкәсе өчен легионнар да юк, теге якка, бу якка чыгу да юк, аның өчен газиз баласы гына бар. Аның өчен ул сатлыкҗан да булалмый, легионер да түгел, шуңа күрә романымдагы вакыйгаларга әнә шул бөек АНА күзе белән карарга кирәк.

Кызганыч ки, кешелек тарихы — сугышлар тарихы ул. Кеше сугышмыйча тора алмый. Аерым кешенең җаны, аның гомере зур тарихи вакыйгаларда санга сугылмый. Иң аянычлысы шул: нинди генә сугышта да һәркем үзен хаклы дип саный. Минем бабам Беренче Бөтендөнья сугышында Германиядә әсирлектә була. 1918 елгы солых буенча аларны азат итеп кайтарып җибәрәләр. Шулай итеп, ул, патша Россиясеннән чыгып китеп, большевиклар иленә кайтып керә. Минем әле шундый уем да бар: Беренче Бөтендөнья сугышында ниместә дүрт ел пленда булган бабам турында роман язарга иде.

— Еллар төрле-төрле атамалар алып билгеләнсә дә, иҗатчының үз календаре бар… Син — тулы ирекле язучы, әлегә бер оешмада да тормыйсың. Шуңа да карамастан, иң бае — син, дип шаярттым. Җитдиләнеп әйткәндә, җиңелме ирекле булу?.. Хезмәтеңә тәңгәлме хаклары?.. Аерым заказлар үтисеңме? Артистларыбыз, җырчылар, музыкантлар, корпоратив тамашаларда чыгыш ясап, тамада булып йөрүдән баш тартмый… Синең ул кәсептә йөргәнеңнән хәбәрдар түгелмен. Безнең җәмгыятьтә иҗатчының социаль статусы дөрес билгеләнгәнме? Син дәүләт башында булсаң, аны ничек үзгәртер идең?

— Ирекле язучы булуның үзенең уңай яклары бар һәм авырлыклары да җитәрлек. Соңгы вакытта гонорарларның түләнмәве, татар китапларын сату системасының булмавы — һәр язучының кулын салындыра торган нәрсәләр. Повесте өчен биш мең сум акча алып, язучы яши алмый. Минем уйлавымча, татарда язучы профессиясен бетерү өчен эшләнә бу. Татар китабы ул һәрвакыт кирәк булды һәм ул бүген дә кирәк. Татар китабын укымыйлар дигән сүзгә ышанмыйм. Кайсыдыр гаиләдә элек-электән китап укыганнар икән, аларның балалары, оныклары, оныкларының оныклары барыбер китап укый. Татар әдәбиятына булган бүгенге мөнәсәбәтләр ул җинаятькә тиң. Татар матбугатын, татар әдәбиятын, татар китабын кайчан, кемнәр бетерә — болар бит тарихта калачак. Татар исән чакта аның язучылары да булачак һәм язачаклар да. Казандагы бердәнбер татар китабы кибетен подвалга төшереп куюлары да бик күп язучылар тарафыннан төрле төсмерләр белән язылып калачак!

— Әлбәттә, болар барысы да — мөһим мәсьәләләр… Милли республикаларда яшәүчеләр өчен икеләтә әһәмиятле алар… Шул шартларда да без иҗат итәргә тәкъдир ителгәнбез. Туфан ага әйтә торган иде: «Татар язучысының төрлесе төрле дәрәҗәдә талантка ия, төрлесе төрле холыклы. Әмма безне берләштергән бер сыйфат бар: без барыбыз да Ана телебез өчен бердәй җаваплы. Без бу мәсьәләдә бердәм», — дия иде. Туфан аганың лаеклы дәвамчысы Зөлфәт Хәким исемле әдибебез дә шул фикердә дип беләм.

— Ана телен саклау — барыбызның да иң мөһим бурычы. Шуны ассызыклап әйтәсе килә: без, Казан татарлары — төрле этнослар берләшеп барлыкка килгән милләт. Без диалекталь яктан бик чуар, моны ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Телебез бетсә, милләт буларак та бетәбез, юкка чыгабыз. Телсез калган милләтләр бар ул, ләкин аларның каны бер, генетикалары бер. Ә безне, дөнья татарларын, бер милләт итеп фәкать Ана телебез генә тотып тора.

– Ихлас җавапларыгыз өчен рәхмәт!

Илфак Ибраһимов, «Казан утлары»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*