tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә – Мәдәниятләр диалогы
Яшел Үзәндә – Мәдәниятләр диалогы

Яшел Үзәндә – Мәдәниятләр диалогы

2014 елның 29 нчы декабрендә Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә «Мәдәниятләр диалогы” Республикакүләм проект кысаларында “Халыклар бердәмлеге – милләтара тынычлыкны һәм аңлашуны ныгыту юлы” темасы буенча шәһәр һәм районыбызның милли мәсьәләләр һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен мәйданчык эшләде. Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән башкарма комитеты бүлеге җитәкчесе Ә.Х.Мирхәйдәрова, Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Р.Ә.Сәлахова – бу чараның дәрәҗәле кунаклары иделәр.

Мәйданчыкның эшчәнлеген “Сорнай” җыр һәм бию ансамбленең дәртле, моңлы җырлары башлап җибәрде. Милли киемнәр кигән укучыларыбыз гимназия кунакларын төрле телләрдә сәламләп каршыладылар һәм үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.

“Халыклар бердәмлеге – милләтара тынычлыкны һәм аңлашуны ныгыту юлы” темасын ачыклап, рус теле һәм сәнгать дәресләренең фрагментлары, мари түгәрәгенең эшчәнлеге буенча мастер-класс күрсәтелде , 10 нчы гимназиянең милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.Л. Нәҗметдинованың, Акъегет урта мәктәбе директоры, Бөтендөнь татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Г.Р.Саттарованың эш тәҗрибәләре тыңланылды.

Бәйрәмебезне “Дуслык елгасы” фестивале йомгаклады. Фестиваль кысаларында татар, рус, мари, чуваш, үзбәк һәм башка халыкларының телләрендә яңгыраган җырлар, шигырьләр һәм биюләр кунакларыбыз күңелләренә хуш килде.

Республикабызда яшәүче төрле милләт вәкилләренә хөрмәт хисе тәрбияләү, толерант шәхес үстерү максатын тормышка ашыруга нигезләнгән чара эчтәлекле, файдалы, уңышлы үтте, кунакларыбыз тарафыннан югары бәяләнде.

Гөлинә Саттарова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*