tatruen
Баш бит / 2013 (страница 41)

Архив за год: 2013

Консерваториягә милли җырчылар кирәк түгел

Консерваториянең аспирантурасына керергә теләгән яшь җырчы Ришат Төхвәтуллинга кабул итү имтиханыннан “икеле” билгесе куйганнар. Башкортстанда музыка училищесын, аннан сәнгать академиясен тәмамлаган җырчы егет, бәлки, вокалдан “бишле”гә тартмый торгандыр, әмма “икеле”лек түгел бит инде. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе мөгаллимнәре мондый бәяне, уку йортына халыкчан җырчыларны түгел, ә академик тавышлы җырчыларны гына алабыз, дип аңлаткан. Элек чарасы табыла иде Бер караганда, ...

Дәвам »

Ураза бәйрәме белән!

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза бәйрәме уңаеннан дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итте. “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Чын күңелдән барчагызны да Ураза гаете белән котлыйм! Мөбәрәк бәйрәмебездә барча дөнья мөселманнарын берләштергән Раббыбызга, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә һәм аның сәхәбәләренә чиксез мактауларыбз һәм салават шәрифләребез булса иде! Рамазан – мәрхәмәт, изгелек һәм ураза ...

Дәвам »

Беларусь мөфтие Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләү хаты юллады

Изге Рамазан айлары тәмамлану уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменә котлау хатлары һәм телеграммалар килә. Хатлар арасында – Беларусь Республикасының мөселман дини берләшмәсе мөфтие Абу-Бәкер Шабановичның да тәбрикләү хаты бар. ” Беларусь Республикасының мөселман дини берләшмәсе мөфтияте чын күңелдән Сезне изге Рамазан ае тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итә. Изге Рамазан ае мөселманнарның кадерле бәйрәме, ул ...

Дәвам »

Төмәндә XIII федераль Сабан туе узды

3 август көнне Төмән шәһәренең иң зур мәйданы булып саналган «Геолог» стадионында федераль Сабантуе узды. Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә XIII федераль Сабан туен ачтылар. “Сабан туе Россиянең күп кенә төбәкләрен берләштерә. Бу безнең илнең бердәмлеге турында сөйли”, – диде бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп, Владимир Якушев һәм барысына да күтәренке кәеф теләде. Рөстәм Миңнеханов ...

Дәвам »

Котлы булсын!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның туган көне. Котлыйбыз! Белешмә өчен: Ринат Зиннур улы Закиров 1948 елның 1 августында Татарстанның Чистай районына караган Нарат Елга авылында туган. 1972 елда Казан химик технология институтын тәмамлый. 1991 елга кадәр республиканың комсомол һәм партия өлкә органнарында эшли. Соңыннан “Казан” милли мәдәният үзәген җитәкли. 2002 елдан – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма ...

Дәвам »

Европа татар яшьләре Таллинда очрашачак

23-25 август көннәрендә Эстония башкаласы Таллин шәһәрендә II Европа Татар яшьләре форумы узачак. Европа илләреннән җыелган яшьләр татар диаспорлары тормышының иң мөһим мәсьәләре хакында фикер алышачак, төрле темаларга багышланган дискуссияләр, конференцияләрдә катнашачак, шулай ук яшь башкаручыларның концертлары да оештырыла, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Форум программасына «Кыз урлау» спектакле, Татарстаннан килгән артистлар чыгышы, татар биюе буенча мастер-класс, Таллин каласы буенча экскурсия ...

Дәвам »

Милли оешмалар урнашкан бинаны cаталар

Казан хакимияте татар милли оешмалары урнашкан Карл Маркс урамындагы 41-нче йортны сатуга куйган. Моның артында Русия ФСБсы тора, урамга куып чыгарып эшчәнлегебезне туктатырга телиләр, дип белдерә иҗтимагый оешма вәкилләре.

Дәвам »