Ульяновск өлкәсе губернаторы карары белән татар дөньясына яхшы билгеле Рәмис Сафин "Халыклар дуслыгы" медале белән бүләкләнде.
Дәвам »Архив за месяц: Гыйнвар 2014
“Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге Индерка авылында узды.
Пенза өлкәсендә беренче тапкыр “Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге булды. Өлкәнең дүрт меңнән артык милләттәшебез гомер итүче Индерка татар авылында узган әлеге ярышта хатын-кызлар тапкырлыкта һәм җитезлектә, аш-суга осталыкларында гына түгел, ә Корән серләрен һәм ислам нигезләрен белүдә дә көч сынаштылар. Өлкәнең Сосновоборский районында өч татар авылы бар–Индерка,Әлмәш һәм Сәләмәс. Шуларның иң зурысы – Индеркада 4500 кеше яши. Авылда 5 ...
Дәвам »
Казанда мәдрәсә шәкертләренә Мәүлид үткәрү буенча мастер-класс оештырылды
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган мастер-класс үткәрелде. Пәйгамбәр туган көне турындагы белемнәрне читтән торып укучылар үзләштерде. Алар Казанга кышкы сессиягә килгәннәр. Күбесе бүгенге көндә үз авылларында имам булып эшли. 70 шәкертнең 40тан артыгы Россиянең чит төбәкләреннән килүчеләр. Татарстанда Мәүлид бәйрәме традицион ислам кануннары буенча үткәрелә. Шуңа күрә бу мирасны дин әһелләренә ...
Дәвам »
Иркутскида татар яшьләре бәйгеләрдә җиңә
Иркутски татарлары даими рәвештә ниндидер чаралар уздырып тора. Аеруча да бу эштә "Идел-Ангара" татар яшьләре берлеге актив катнаша.
Дәвам »
Берлин Раштуасында татар көйләрен алкышладылар
Яңа ел алдыннан Берлин филармониясендә Раштуа бәйрәме уңаеннан Салих Сәйдәш, Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин әсәрләре яңгырады. "Шулкадәр яратып тыңладылар һәм нык алкышладылар", дип белдерә бу концертта катнашкан Илүсә Хуҗина.
Дәвам »
Конгресста кунак бар
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Казанда Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Атик Али белән очрашты. Әлеге очрашуда сүз бу илдә яшәүче милләттәшләребез турында барды. Шулай ук, март аенда Финляндиядә узачак БТК БКның бюро утырышын планлаштырдылар Бүген Финляндиядә 800 якын татар яши. Финляндия татарлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы хезмәттәшлек итә. Хельсинкидагы ...
Дәвам »
Ринат Закиров: “Уртак эшчәнлекнең татар халкын берләштерүдә роле зур”
БТК Башкарма комитеты рәисе “Ярдәм” мәчетендә булды (Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров Казанның “Ярдәм” мәчетендә, күрмәүчеләрнең мәчет карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәгендә булды. Аны мәчет имам-хатыйбы Илдар Баязитов каршы алды, дип яза “Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте. “Милли һәм дини оешмаларның уртак эше татар-мөселманнар арасында традицион ислам үсеше өчен мөһим”, – дип ...
Дәвам »
“Көзге күкрәү” китабы дөнья күрде
Монда иҗатчының төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре урын алган.
Дәвам »
“Татар дөньясы”на 10 яшь
Юбилей уңаеннан газетаның махсус саны чыккан.
Дәвам »
Түбән Камада татарча чыршы бәйрәме күңелле үтте
Яңа ел бәйрәмнәрен хуш исле чыршы агачы янында, мәктәп залларында үткәрү гадәткә кергән. Ләкин иң зур, иң күңелле бәйрәмне меңләгән кеше сыярлык зур спорт залларында үткәрү күңеллерәк әлбәттә. Түбән Камадагы «Татнефть»-«Нефтехим» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарә итүче компаниясе үз эшчеләренең балаларына матур бүләк ясаган. Директор Заһит Шәрәфиев җитәкләгән бу компания, Альберт Сәгъдиев рәислек иткән профсоюз оешмасы һәм Бөтендөнья татар конгессының Түбән Кама ...
Дәвам »