tatruen
Баш бит / 2014 (страница 115)

Архив за год: 2014

Җәлилгә халык мәхәббәте

Быел Казанда 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулган көнне патриот шагыйрьгә, аның белән бергә фашистлар тоткынлыгында һәлак булган көрәштәшләренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасына килүчеләр күп иде.

Дәвам »

Төркиядә VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы башланды

Бу чарада Татарстанны “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов һәм "Сөембикә " журналының әдәби бүлеге җитәкчесе Эльмира Закирова тәкъдим итә.

Дәвам »

Газинур Гафиятуллинны тагын бер кат искә төшерик

Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин үзенең хезмәттәшләрен Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин истәлеген мәңгеләштерүгә өлеш кертергә өндәде.

Дәвам »

Татар чаңгычысы истәлегенә

Узган шимбә - 15 февральдә Чуашстан Батыр районының Тойси урта мәктәбендә чаңгычы СССРның спорт мастеры, Татарстан республикасы чемпионы Әнвәр Гыйсметдинов истәлегенә багышланган спорт һәм физкультура бәйгесе узды.

Дәвам »

Котлыйбыз!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте хезмәткәре Гөлүсә Малик кызы Низаметдиновага яңа гына филология фәннәре кандидаты дигән диплом тапшырылды. Без хезмәттәшебезне уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади һәм фәнни уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Дәвам »