tatruen
Баш бит / 2014 (страница 62)

Архив за год: 2014

Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак

Татарстанның Азнакай районында нинди генә бәйрәмнәр оештырылмый. Җиләкләр тулып пешкән чорда азнакайлыларны тагын бер күңелле чара көтә – “Җиләк бәйрәме”, дип хәбәр итә җирле “Маяк” басмасы. Бу шимбәдә, 5 июльдә, бәйрәм җиләк җыючылар конкурсы белән башланып китә. Анда катнашырга теләүчеләрне автобуслар сәгать иртәнге 7дә Балалар иҗаты үзәге каршыннан утыртып, урман-болыннарга юл алачак. Кичке 5тә исә Татарстан мәйданында җыр-моң, уен-тамаша, җиләк ...

Дәвам »

Казан-Мәскәү тизйөрешле поезд юлы: халыкка зыян килмәячәк

Якын арада Мәскәү белән Казан арасында югары тизлектәге тимер юл магистрале төзүнең төгәл маршруты расланырга мөмкин. Шунысы мөһим – әлеге проектны тормышка ашырганда күчемсез милеккә дә, торак пунктларга да зыян килмәячәк, дип ышандыралар. Әйләнә-тирә мохит тә әллә ни пычранмаячак. Мәскәү белән Казан арасында тизйөрешле поезд юлы төзелү турындагы хәбәрне татарстанлылар шатланып кабул иткән иде. Бу аңлашыла да, чөнки алар ике ...

Дәвам »

Сургут татарлары – футбол чемпионнары

28-29 июньдә Сургутта үткән футбол турнирында милли командалар арасында  татарлар беренчелекне яулап алдылар. Бу ярышлар  милли-мәдәни оешмалар спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Катнашырга теләк белдергән 9 милли команда: урыслар, молдаваннар, казахлар, әрмәннәр, әзериләр, дагъстанлылар, үзбәкләр, чуашлар һәм татарлар башта өчәр-өчәр төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Соңыннан үз төркемнәрендә беренчелекне яулаганнар 1-3 урын өчен, икенче булганнар 4-6 урын өчен, аутсайдерлар 7-9 урын өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә ...

Дәвам »

Җиләк җыям– как коям…

Табигатьнең җәй дип аталган фасылынын иң матур чагы – җиләк өлгергән чагы. Каен җиләге, җир  җиләге, бакчаларда виктория өлгерде.  Инде кура җиләкләре дә балкып  елмая башлады. Мәмдәл авылынын 5,6,7,8,9 сыйныф укучылары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова башлангычы белән болынгачыгып җиләк җыю буенча ярыш уздырылды. Болынгакилеп керү белән исең-акылың китә: андагы матурлык! Төрле төстә чәчәкләр, шулар арасында ...

Дәвам »

Үзебезне милләт дисәк – милләт булып яшик. Рефат Чайлак.

2 июльдә Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһурият китапханәсендә шагыйрь Рефат Чайлакның “Ватан дуйгъусынен” (“Ватан тойгысы белән” (хисе белән) китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Шагыйрьне яңа китабы чыгу уңаеннан Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл, шагыйрьләр Шерьян Али, Певат Зети, Закир Къуртнезир, Аблязиз Велиев, кырымтатар артистлары котлады.   Чайлак үзе исә мин үземне шагыйрь дип исәпләмим, ләкин миңа милләтебез, ватаныбызның киләчәге ...

Дәвам »

Сахалинда сабан туе

Южно-Сахалинск шәһәренең татар автономиясе  житәкчелегендә 29 июнь көнне бу калада  тугызынчы тапкыр  Сабантуе узды. Моңа кадәр көннәр янгырлы, салкынча булса да, без бик нык теләгәнне ишетепме, көн искиткеч  матур, кояшлы, кызу  булды. Быел,  Сабантуйны һәрвакыттагыча шәһәр  паркында тугел, ә  шәһәр  читендәге аланда уздырдык.  Ерак булгач, халык килмәс дип курыккан идек, юкка булган икән: мәйданда алма төшәрлек тә урын юк иде. Бәйрәм ...

Дәвам »

Бишкәктә дә Сабантуй узды

28 июньдә Кыргызстан башкаласының Дайыр Асанов исемендәге Җиңү паркында Сабантуй үтте. Бәйрәм Бишкек мэриясе һәм РФ илчелеге ярдәмендә оештырылды. Җыелган халыкны вице-мэр Айгөл Рыскулова сәламләде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары буларак Кыргызстан Президенты аппаратыннан Мира Карыбаева һәм Роза Айтматова чакырылганнар иде. Бишкек Сабантуенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстаннан артистлар да катнашты. Кыргызстанда якынча санаганда 30 меңләп татар яши, ...

Дәвам »

Мәктәп тәмамлаучылар арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар быел кимегән

Быел Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары арасында татар теленнән имтиханны бары 69 укучы тапшырган. Узган елга караганда бу санның кимүен мәгариф министрлыгы хезмәткәре югары уку йортына керү таләпләре үзгәрү белән аңлата.

Дәвам »