tatruen
Баш бит / 2014 (страница 40)

Архив за год: 2014

Җырлый-җырлый бергәләп калфак һәм изү чигәбез

8-10 сентябрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы милли кием үрнәкләре - калфак һәм изү чигү мастер-классы үткәрә.

Дәвам »

Изге җирләр, изге Биләр….

Һәр кавем халыкның үзе генә белгән риваятьләре,легендалары,изге,табынган җирләре була.Шундый җирләр безнең татарларыбызның да бар.Болар-изге Болгар һәм Биләр тыюлыклары. Һәр кеше үз гомерендә бер булса да шушы җирләрне күрергә тиештер. Без – Биектау районы өлкәннәре шушы максаттан шушы изге җирләргә август аенда сәяхәт кылдык.

Дәвам »

Дүрт дөньякүләм урын тоткан дин кешеләрен берләштерү

Юлчылар маршрутның бер өлешен машинада, бер өлешен җәяүләп үтәләр. Көненә 27 чакрым үтелә торган булган. Юлдагы шәһәрләрдә туктап, андагы җирле хакимият җитәкчеләре белән очрашулар үткәргәннәр. Катнашучыларга куелган төп таләп - берәү дә башкаларны үз диненә өндәми, дини бәхәс куптармый. Максат - динара диалог мөмкинлеген күрсәтү, дошманлыкны бетерү.

Дәвам »

Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла

Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачыла. Шул уңайдан, ТР Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе узды. Анда ТР мәдәният министының беренче урынбасары Ирада Әюпова, фестиваль президенты, РФ Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин һәм Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри рәисе Хоҗаколи Нарлиев катнашты.

Дәвам »