tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда сабан туе
Сахалинда сабан  туе

Сахалинда сабан туе

Южно-Сахалинск шәһәренең татар автономиясе  житәкчелегендә 29 июнь көнне бу калада  тугызынчы тапкыр  Сабантуе узды.

Моңа кадәр көннәр янгырлы, салкынча булса да, без бик нык теләгәнне ишетепме, көн искиткеч  матур, кояшлы, кызу  булды.

Быел,  Сабантуйны һәрвакыттагыча шәһәр  паркында тугел, ә  шәһәр  читендәге аланда уздырдык.  Ерак булгач, халык килмәс дип курыккан идек, юкка булган икән: мәйданда алма төшәрлек тә урын юк иде. Бәйрәм белән котларга дип Ерак Көнчыгыш татар конгрессы рәисе Рөстәм Абдулин да килгән иде.  Бәйрәмне  аның төп спонсоры, бик хөрмәтле кешебез Әхтәмов Радик Закуан улы  ачып җибәрде.

Шәһәрнең Ленин мәйданыннан  Сабантуй мәйданына  бушлай автобуслар йөреп торды.  Бәйрәм елдан ел популярлык казана: мәйданда башка милләт вәкилләре дә килде, Сахалинга күптән килеп төпләнгэн чуаш, мари, удмурт халыклары да килеп рәхмәт укыдылар, туган якларга кайтып килгән кебек булды дип сөенделәр.

Татарстаннан килгән кунагыбыз Чулпан Әхмәтжәнова да матур жырлары белән шатландырды.

Быел беренче мәртәбә ат чабышы уздырылды, алдан килучеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Сабантуй сәхнәсендә дә  жыр, уен көлке өзелмәде. Бәйрәм сәхнәсендә «Дуслык» ансамбле, «Гөлдәр» бию ансамбле чыгыш ясады. Безне  котларга  дип  Сахалиндагы халыклар ассамблеясыннан, торле диаспораларыннан  вәкилләр килде.   Сабантуй бәйгеләре дә күңелле узды.

Бәйрәмне  үткәрудә өлкә администрациясе, халык иҗаты үзәге  бик нык ярдәм итте.

Вәсилә Хуҗина

Фото: http://www.tia-ostrova.ru/



Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*