17 майда Франциядәге Тулуза шәһәрендә Татарстан, аның тарихы, Россия белән элемтәләре турында сөйләделәр.
Дәвам »Архив за год: 2014
“Сөйкемле Шүрәле”гә – 5 яшь тула!
20 майда Казан шәһәренең Г.Тукай музеенда бөек татар шагыйренең иҗатын киңрәк өйрәнүгә һәм декоратив-гамәли сәнгатьне үстерүгә багышланган “Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурсының өченче сайлап алу туры узды.
Дәвам »
Чистай-Юкәтауда Туфан Миңнуллин әсәрен дүрт сәгать уйнадылар
20 майда Татарстанның Чистай шәһәрендә (борынгы исеме – Юкәтау) җирле халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Үзебез сайлаган язмыш” спектаклен күрсәтте. Тамаша “Чистай” мәдәни үзәктә үтте. Спектакль алдыннан тамашачыларны Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Чистай татар халык театры җитәкчесе Рәфыйк Әхмәтов сәламләделәр. Спектакльгә Туфан Миңнуллинның хатыны Татарстанның һәм Россиянең халык ...
Дәвам »
Әзербәйҗан татарлары “Карга боткасы” пешерделәр
17 майда Губа районында «Асма керпю» ял зонасында "Туган тел" татар мәдәнияте җәмгыяте "Карга боткасы" бәйрәме оештырды.
Дәвам »
Пенза өлкә Сабантуен 14 июньдә каршы алачак
Пензаның Белинский исемендәге үзәк ял паркында 14 июньдә өлкә Сабантуе гөрлиячәк.
Дәвам »
“Умырзая”лылар Татарстан Президенты бүләген Омскида каршы алдылар
Мартта 25 еллык юбилеен бәйрәм иткән “Умырзая” татар-башкорт ансамбленә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автобус бүләк иткән иде. Бу турыда бәйрәм кичәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев әйтеп шатландырган иде. Инде шушы көннәрдә кадерле бүләк иясенә Омски шәһәренә килеп җитте. “Умырзая”лылар аны каршы алуны тантана итеп оештырдылар. “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле 1989 елда Ләлә Алимова һәм Фәрит ...
Дәвам »
Гыйлем һәм остазлык юлында
Халык шагыйре Г. Тукайның әдәби музее иҗат белән шөгыльләнүчеләрне, әдәбият сөючеләрне берләштерүче үзәк булып тора.
Дәвам »
Июнь башында “Иртыш моңнары” фестивале үтәчәк
2014 елның 1-2-3 июнендә Семей шәһәрендә (Казахстан) "Иртыш моңнары" фестивале үтәчәк.
Дәвам »
Котлыйбыз!
Республика журналистлары арасында “Бәллүр каләм - Хрустальное перо” конкурсы быел XVII тапкыр уздырылды. Бәйгедә гомерләренең күп өлешен журналистикага багышлаган каләм ияләре дә катнашты.
Дәвам »
Ринат Закиров “Бәллүр каләм”дә җиңүчеләрне котлады
«Туган тел» номинациясендә Фәниз Фәткуллинһәм Нурсилә Фәйзуллина җиңү яулады
Дәвам »