tatruen
Баш бит / 2014 (страница 79)

Архив за год: 2014

Кырымтатар халкы Мәҗлесе һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга хезмәттәшлек килешүе

Кырымтатар һәм татар халыкларының мәдәният өлкәсендәге тарихи бәйләнешләренә, бер-берсенә булган хөрмәт һәм тигезлек принципларына, гуманитар һәм икътисади хезмәттәшлекне ныгыту ике халыкның да омтылышларына туры килүен истә тотып, түбәндәгеләр турында килешенде

Дәвам »

Гасырлар буе көтелгән вакыйга

26 майда Казанда БТК Башкарма комитеты бинасында тарихи вакыйга булды. Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров һәм Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров ике халыкның гомуммилли оешмаларының үзара хезмәттәшлеге турында шартнамәгә кул куйды.

Дәвам »

Пенза өлкәсенә рәсми сәфәр белән Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин килде

2014 елның 22 маенда иртә белән Пенза өлкәсенә Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдин рәсми сәфәр белән килде. Аны “Пенза беренче” тимер юл вокзалында төбәк хөкүмәте рәисенең урынбасары Владимир Мальцев, шәһәр башы Юрий Алпатов, аның урынбасары Җиһанша Туктаров, Пенза өлкәсе хөкүмәтенең эчке эшләр башлыгы Александр Елатонцев, Пенза өлкәсе татар мөхтәрияте рәисе Бакир Акжигитов, өлкәбезнең дин хезмәткәрләре һәм күренекле төзүче, ...

Дәвам »

Казан һәм кырым татарларының ихлас очрашуы 26.04.2014

Кырымның Россиягә керүе гади гамәл түгел, бу шартларда җәмәгатьчелекнең аралашуы да бик мөһим. Россия шартларында яшәү һәм эшләү тәҗрибәсе булган татар конгрессы һәм кырым татар халкы мәҗлесенең үзара аралашу ихтыяҗы бар. Бу оешмалар тарихында яңа сәхифәләр ачыла. Телләр, мәдәниятләр, холыклар бераз аерылса да, тарихи тамырлар уртак. Милләтне һәм туган телне саклау юллары да берләштерә.

Дәвам »