Декада барышында туган телгә багышланган проектлар, буклетлар ясалып, коридор стенасын бизәп торды.
Дәвам »Архив за месяц: Март 2015
Төмәндәге “Хикмәт” яңарган
Берникадәр вакыт тукталып торганнан соң, айлык дини-мәгърифәти “Хикмәт” газетасының быелгы 1-2 саннары дөнья күрде.
Дәвам »
IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары теркәлә башлады
Бүген, 20 мартта, шушы минутларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килә башлады.
Дәвам »
”Авыл кызы” II Бөтенроссия бәйгесенең финал өлешенә чыккан кызларның чигү осталыкларын сынадылар
4 сәгатькә сузылган дәрес-сынау аралыгында төрледән-төрле, үзенчәлекле һәм матур үрнәкләр тудырдылар
Дәвам »
Тукай бүләген дәгъвалаучылар исемлеге тәкъдим ителде
Тукай бүләге комиссиясе әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт бүләген дәгъвалаучылар исемлеген игълан итте.
Дәвам »
Мамадыш тагын җиңүче
ТР МДН, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең “Татар мәдәнияте үзәге” белән берлектә “Зәйтүнә” төбәкара мөнәҗәт фестивален уздырды.
Дәвам »
Рәшит Ваһапов исемендәге ХI Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсы катнашучыларын барлыйлар
Рәшит Ваһапов исемендәге ХI Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсының сайлап алу турлары башланып китте.
Дәвам »
IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыру буенча пресс-конференция узды
IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыру буенча пресс-конференция узды
Дәвам »
Мариусның якты эзе
Башкортостанда яшәгән һәм иҗат иткән журналист, милләтпәрвәр шагыйрь Мариус Максютовның "Якты эз" китабы турында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннуллин белән журналист Римзил Вәли сөйләшә.
Дәвам »
Самарада “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла
Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана3 апрель көнне Самараның Киров исемендәге Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар иҗат коллективлары арасында “Татар балалары җырлый” XIX төбәк фестивале уздырыла. Әлеге чара һәр ел саен апрель аенда була һәм тулы заллар җыя. Фестиваль беренче тапкыр 1997 елда үткәрелгән. Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Шуңа бәйле рәвештә, концерт Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасыннан башланачак. Концерт программасы кысаларында “Яктылык” мәктәбе иҗат коллективлары совет халкының 1941-1945 елларда батырлыгына багышланган вокаль-хореографик композиция тәкъдим итәргә ниятли. Беренче елларда фестивальне “Тунан тел” Самара өлкәсе татар берләшмәсе оештыра торган булган. Соңгы елларда исә чараны үткәрүне Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтәрияте үз өстенә алган. Финанс ярдәмне өлкәнең Мәдәният министрлыгы һәм “Халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе күрсәтә
Дәвам »