tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыру буенча пресс-конференция узды
IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыру буенча пресс-конференция узды

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыру буенча пресс-конференция узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елның 20-22 март көннәрендә IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенда Россия Федерациясенең 30 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Чарада Татарстан Республикасы президенты   Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Шул уңайдан 2015 елның 19 мартында 10.00 сәг. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) БТК БК рәисе Р.З.Закиров катнашында пресс-конференция узды.

Ринат Закиров җыелган журналистларга Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеннарының татар халкы өчен мөһим булуын ассызыклады: “Бүгенге кырыс тормыш шартлары, дөньяда барган икътисади вәзгыять  татар авыллары өчен зур сынау булып тора, ләкин туган җирендә үз хуҗалыгын булдырып, үз эшен ачып җибәргән милләттәшләребез авыл язмышы, авыл киләчәге өчен матди һәм рухи яктан ярдәм итәргә тырыша. Күп кенә эшмәкәрләребез үз авылларында мәктәп, мәдрәсәләр, балалар бакчалары, мәчетләр тергезәләр”.

Журналистларның күбесен  эшмәкәрләр өчен семинар-уку нинди темага булачак дигән сорау кызыксындырды.

Әлеге сорауга БТК БК рәисе: “Семинарда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә, субъектларга кагылышлы җир һәм салым кануннары системасындагы үзгәрешләр, федераль һәм республика грантлары, программалар, субсидияләр, дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирү каралган, шулай ук җир эшкәртү, яңа сорт орлыклар һәм аларны саклау, үсемлекләрне корткычлардан саклап калу өчен дарулар, ашламалар турында да кирәкле киңәшләр биреләчәк” – диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*