tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / “Дөньякүләм форумда татар хатын-кызларының оешмалары берләшәчәк”
“Дөньякүләм форумда татар хатын-кызларының оешмалары берләшәчәк”

“Дөньякүләм форумда татар хатын-кызларының оешмалары берләшәчәк”

Татар конгрессы һәм “Ак калфак” оештырган форумда 20 илдән 450 делегат катнашачак. Форумның пленар утырышында татар хатын-кызлары алдында торган бөтен проблемнар да күтәреләчәк. Бу хакта Азатлыкка “Ак калфак” халыкара татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кәдрия Идрисова белдерде. Пленар утырышта төп чыгышны ул ясаячак.

“Мин үземнең чыгышымны төрле мәдәни чаралар оештыруга түгел, ә күбрәк проблемнарны күтәрүгә багышлаячакмын. Хатын-кызлар алдында торган барлык проблемнарны да бөтен яклап ачарга җыенам. Бәби туу, йөкле хатыннан алып бөтен яктан караганда да, кычкырып, сөрән салып сөйләшерлек проблемнар бик күп безнең.

Табигый юл белән бәби табу бик азаеп бара. Күпләр хәзер корсактан ярып алып бала таба башлады. Аллаһы тәгалә биргән көндә секунды-минуты белән туачак бала, ниндидер бер формага салынып, туасы көне билгеләнеп, чиратка язылып табыла башлады. Бу хәл кешенең үсешендә психологик яктан да зур зыян сала торгандыр дип уйлыйм мин. Имезмәүче әниләр дә күбәйде. Гомумән, татар халкының, татар хатын-кызының туудан алып бакый дөньяга күчкәнче проблемнары җитәрлек”, ди Идрисова.

Аның сүзләренчә, форумда татар мәктәпләрен, ана телен саклау мәсьәләсе дә күтәреләчәк.

“Туган телдән башка татар халкы халык була алмый. Бу очракта күбрәк гаиләләргә басым ясарга кирәк дип уйлыйм. Гаиләдә туган тел өйрәтелмәсә, моңы кермәсә, татарлыгы иңмәсә, бакчага һәм мәктәпкә киткәч кенә аларны биреп булмый. Чөнки өендә бер төрле, җәмәгать оешмаларында икенче төрле булып барса – бу эш барып чыкмаячак. Бүген күп кенә проблемнар гаиләләрдән дә тора. Бу хакта да җитди сөйләшү кирәк”, ди Идрисова.

Форумга җыелганнар иң башта татар мәгарифе һәм күп телләр белгән шәхес әзерләү тәҗрибәсе белән танышачак. Татар юнәлешендәге гимназияләргә һәм лицейларга бару каралган.

“Без биш уку йортына сәяхәт кыларга булдык. Аларның эшләү алымнары, төрле телләрне ничек өйрәтүләре белән дә танышачакбыз. Без, беренче чиратта, милли тәрбия алырга һәм шул ук вакытта күп телләрне дә белергә тиеш. Без барачак лицей һәм гимназияләрдә татар, төрек, инглиз һәм рус телләре дә өйрәтелә”, ди “Ак калфак” җитәкчесе.

Очрашуның беренче кичендә хатын-кызлар Камал театрында Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен караячак.

“Бу әсәр халкыбыз, ниһаять, тамырларына, милли үзаңына һәм иманына кире кайткан чорда үз туган телендә гомуми һәм дини белем алуга мохтаҗ булуны тасвирлый. Әсәрдәге Мөхлисә Бубый – беренче татар мөгаллимәләренең берсе, Русиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый. Ул бөтен гомерен татар халкын мәгърифәтле итүгә, алдынгы караш тәрбияләүгә багышлый. Әмма Сталинның кансыз сәясәте бу фидакарь шәхесне дә аямый. НКВД төрмәләрендә җәзаланса да, атылуга хөкем ителсә дә халкына һәм диненә хыянәт итми ул. Соңгы сәгатенә кадәр Мөхлисә Бубый үзенең рухи көченә һәм какшамас иманына таяна”, ди “Үлеп яратты”ны сәхнәгә куючылар.

Икенче көнне Камал театрына пленар утырышка килгән делегатларны татар халкының кул осталары каршы алачак.

“Бу җанлы күргәзмә булачак. Осталар татар халкының онытылып бара торган, әби-бабалардан килгән һөнәрләрен күрсәтәчәк. 80 яшьлек әби-бабайлар күргәзмәдә үзләре дә катнашачак. Мисал өчен, Ютазы районыннан килгән әбиебез палас тукыячак. Комган ясаучыбыз бу чарага махсус Балтач районыннан килә. Аңа шулай ук 88 яшь. Бу күргәзмәдә шулай ук талчыбык үрү осталары һәм башка кул эшләре оасталары да катнаша”, ди Идрисова.

Идрисова бу форум вакытында дөньякүләмендә татар хатын-кызларының бер уртак оешмасын булдыру турында да сөйләшүләр көтелгәнлеген әйтә.

“Дөньядагы барлык хатын-кызлар оешмалары турында да без хәбәрдар. Бу чарада “Асылташ”, “Сәхибҗамал”, шулай ук күпләгән дини оешмалар һәм башка хатын-кыз оешмаларының һәрберсеннән дә вәкилләр катнашачак. Бергәләп уртак оешма булдыру турында да сүз булачак”, ди Идрисова.

Хатын-кызлар форумы “Сөмбикә” журналының 100 еллыгына багышланган чара белән ябыла.

Наил Алан, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*