Авыллар бетә, халык зур шәһәрләргә агыла, дип чаң сукканда туган нигезләренә кайтып, аңа яңа сулыш өреп, рәхәт итеп яшәүчеләрне күрү икеләтә куанычлы. Фәния һәм Хамис Галиевларның да дүрт ел элек Санкт-Петербургтан Апас районының Иске Йомралы авылына кайтып, йорт-җирләрен яңартып яшәп ятулары икән.
Хамис абый 15 яшендә Яшел Үзән шәһәрендәге училищега токарьлыкка укырга керә. Аны тәмамлагач, яшь белгечне Ленинград шәһәрендәге Киров заводына эшкә җибәрәләр. Әлеге данлыклы заводта ул 52 ел эшли. Фәния апа да шушы авылныкы икән. Заводта эшләгән чагында яшь егет чираттагы ялларында авылга кунакка кайтып йөри. Булачак иптәше белән дә шунда очраша башлыйлар. Күпмедер вакыт егет белән кыз арасында хатлар йөреп тора. Бераздан яшьләр өйләнешеп, бергәләп Ленинградка китәләр. Фәния апа да заводка эшкә урнаша.
– Пенсиягә чыккач, туган яклар үзенә тарта башлады. Үзебезнең Татарстанда, татарларыбыз янында яшәү яхшырак булыр, дидек тә Йомралыга кайттык. Ул вакытта төп нигез бик таушалган иде. Аны сүтеп, яңа йорт, мунчалар тергездек, бакча, ишегалларын төзекләндердек, – ди гаилә башлыгы.
Галиевларның йорт-җирләре чыннан да бик матур, барысы да бик төзек. Зур бакчаларында ни генә үсми. Барысы да чиста, пөхтә, тәртип белән урнаштырылган. Рәт-рәт тезелеп киткән түтәлләр, агачлар, чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп тора.
– Яшьлек чагыбыз, гөр килеп эшләгән елларыбыз Санкт-Петербургта узганга, аны бик яратам. Якын ул шәһәр миңа. Беренчедән, гаиләбездәге фаҗига белән дә бәйле. Блокада вакытында монда әтинең сеңлесе үлгән, аның кызлары зыян күргән. Икенчедән, Санкт-Петербургны тарихи, югары мәдәниятле кала булганы өчен яратам. Монда күченсәк тә, андагы фатирыбызны сатмадык. Ел саен Яңа елны шунда барып каршы алабыз. Җәен балалар (ике кызым һәм өч оныгым) үзләре кайта иде. Быел гына бу авыру таралу сәбәпле кайта алмаслар инде. Олы кызыбызга – 50 яшь. Пенсиягә чыккач, ул да үзебезнең республикага кайтып төпләнмәкче, – ди Хамис абый.
Көчле, матур яшьлек еллары узган шәһәрне яратып, сагынып искә алсалар да, Татарстан, туган авыллары турында да җылы хисләр белән сөйләде ул.
– Татарстанны да бик яратабыз. Туган авылым да күңелгә бик якын. Йомралының халкы бик йомшак, әйбәт. Дусларым белән мәчеткә йөрибез, аралашабыз. Рәхмәт аларга. Үзебез яшәгән урамны да матурлыйсыбыз килә. Бу хакта авылдашларга да әйтәм. Авылларда да матур итеп яшәп була бит. Суы кергән, чыккан. Чүпләрне җыеп алып китеп торалар. Авылда бик яхшы тормыш. Кибеттә ни генә юк. Район үзәге дә якын гына, – ди ул.
Ирле-хатынлы Фәния һәм Хамис Галиевлар җирдә дә эшләргә ярата.
– Мин хатын-кызның хезмәтен җиңеләйтергә тырышам. Авыр лейка күтәреп, түтәлгә су сибеп йөрмәсен дип, бөтен җиргә шланглар көйләп куйдым, – дип сөйләнә-сөйләнә, безгә бакчасын күрсәтеп чыкты хуҗа кеше. Берничә теплица корып куйганнар. Төрле-төрле җимеш агачлары утыртканнар. Быел беренче тапкыр бройлер тавыкларын алып үстерергә булганнар.
– Пенсиягә чыккач, шәһәрдә ни эшләп кенә бетәргә кирәк? Ә авылда эше дә, ашы да бергә. Физик хезмәт тә бик кирәк. Татар халкы тырыш ул. Институт бетереп килгән егетләргә дә: «Тырышып эшләгез», – дип әйтә идем. Бөтенләй белмәгән, чит шәһәргә чыгып киткәч, арттан этүчебез, ярдәм итүчебез булмады. Бырысына үз көчебез, тырышлыгыбыз белән ирештек, – ди яңа танышыбыз. – Яшермим: заводта яхшы хезмәт хакы алып эшләдек. Шуңа күрә пенсияләребез дә бик әйбәт. Чит җирләрдә танышларыбыз күп. Алар арасында да Татарстанга кайтып яшәргә теләүчеләр шактый. Ләкин кайтып төпләнер өчен дә яхшы гына финанс мөмкинлеге булу кирәк. Без менә өлкәнәйгән көннәрдә булса да туган якларыбызга кайтып, туган нигезне ятим итмәвебез өчен сөенеп яшибез.
Зөһрә Садыйкова