tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ Диния нәзарәтенең чираттагы мәҗлесе узды
Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ Диния нәзарәтенең чираттагы мәҗлесе узды

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ Диния нәзарәтенең чираттагы мәҗлесе узды

17 мартта Новоспасское бистәсенең Җәмигъ мәчетендә Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ Диния нәзарәтенең чираттагы мәҗлесе узды. Анда видеоэлемтә режимында өлкә Губернаторы Сергей Морозов һәм Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти, Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин катнашты.

Мәҗлестә катнашучыларны беренче булып өлкә Губернаторы Сергей Морозов сәламләде. Ул өлкә Хөкүмәтенең барлык башлангычларын да хуплап каршы алулары, бик күп социаль проектларда актив катнашулары, хәйриячелек белән шөгыльләнүләре өчен мөселман кардәшләребезгә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Барча мөселманнар өчен дә изге Рамазан ае якынлашып килә. Без быел да шушы айда өлкә ифтарын уздыру турында карар кабул иттек. Анда өлкә һәм шәһәр районнарыннан 4 меңнән артык мөселман катнашыр дип көтелә. Шул рәвешле без бергә һәм бердәм булуыбызны күрсәтәчәкбез”,- диде Губернатор.

Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин традицион исламны җәелдерү юнәлешендә башкарылган эшләр белән таныштырып үтте һәм имамнарны гражданлык җәмгыятенең бердәмлеген ныгытуга, мәхәлләләргә ярдәм итүгә, экстремизмга каршылык күрсәтүгә юнәлтелгән эшне эзлекле рәвештә алып барырга өндәде. Өлкә мөфтие шулай ук Диния нәзарәтенә, мәчетләр һәм мәхәлләләргә һәрдаим ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләр белән хәйриячеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Өлкә мөселманнары мәҗлесе оешманың яңа уставын кабул итте, шулай ук нәзарәт президиумы белән ревизия комиссиясе составын яңартты. Яңа устав буенча имам-ахуннар белән имам-мөхтәсибләр Россиянең Югары мөфтие указы нигезендә билгеләнәчәк.

Әлеге чарада өлкәнең көньягында урнашкан алты районның имам-хатыйблары катнашты. Ә төбәгебезнең Көнчыгыш, Үзәк һәм Көньяк-Көнбатыш мөхтәсибәтләренең дин әһелләре мәҗлескә видеоконференцэлемтә аркылы кушылдылар.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте составындагы дини оешма – региональ Диния нәзарәте 30 ел дәвамында өлкәнең 120гә якын җирле мөселман мәхәлләсен берләштерә, шулай ук халыкка дини белем бирү белән шөгыльләнә.

Региональ Диния нәзарәте эшчәнлегенең төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

– ислам динен бергәләп тоту өчен мөселманнарны берләштерү;

– җирле мәхәлләләр – мөселман дини берләшмәләре эшчәнлеген координацияләү;

– ислам кануннарын, дини йолаларны үтәү мөмкинлеге тудыру өчен мәчетләр, гыйбадәтханәләр, мәдрәсәләр төзү;

– халыкка динне өйрәтү һәм яшь буынны мөселман кыйммәтләре нигезендә тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше булдыруга булышлык итү;

– мөселман җәмәгатьчелегенең рухи мөмкинлекләрен арттыру һәм әхлакый нигезләрен ныгыту;

– экстремизм һәм радикаль агымнар таралуына каршылык күрсәтү;

– Россиядә традицион конфессияләрне дәвам иттерүчеләр арасында динара һәм милләтара татулык, тынычлык һәм тотрыклылыкны саклау;

– Россия Федерациясе халыкларының үзенчәлекләрен, мәдәниятләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм яклау.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*