tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә милләтара «Нәүрүз-2021» бәйрәме узачак
Самара өлкәсендә милләтара «Нәүрүз-2021» бәйрәме узачак

Самара өлкәсендә милләтара «Нәүрүз-2021» бәйрәме узачак

27 мартта көндезге сәгать өчтә «Таң» мәдәният сараенда өлкә милләтара «Нәүрүз-2021» бәйрәме узачак.

Самара һәм Самара өлкәсенең милли-мәдәни оешмалары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, этник иҗат коллективлары катнашачак.

Бәйрәмне Самара өлкәсендәге «Бөтенроссия үзбәк конгрессы» һәм «Хумо» үзбәк милли-мәдәни автономиясе «Халыклар дуслыгы йорты» һәм шәһәр хакимияте ярдәмендә оештыра.

Бәйрәм программасында шулай ук тематик күргәзмә дә каралган, ул 14:00 сәгатьтә эшли башлаячак.

Бәйрәм кысаларында үткәрелә торган чаралар мәдәниятне һәм милләтара гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә, бәйрәм тарихы турында хәбәрдарлыкны арттыруга, төбәктә дуслык һәм милләтара татулыкны ныгытуга, халыклар берләшүенә юнәлтелгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*