tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 200 дән артык “шәкерт”, татар онлайн-мәдрәсәсен «тәмамлап», сертификатка ия булды
200 дән артык “шәкерт”, татар онлайн-мәдрәсәсен «тәмамлап», сертификатка ия булды

200 дән артык “шәкерт”, татар онлайн-мәдрәсәсен «тәмамлап», сертификатка ия булды

Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга ике айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 31 меңгә җитте! Шуларның 228-се, ислам нигезләре турында тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булды.

Онлайн-мәдрәсәдә көн саен 1000 “шәкерт” Ислам дине нигезләрен үзләштерә. Аларның 13% – 25-34 яшьтә, 12% – 35-44 яшьтә, 48% – 55 яшьтән өлкәнрәк. Төбәкләргә килгәндә, medrese.tatar платформасында белем алырга  теләк беллдерүчеләрнең күпчелеге – татарстанлылар (15 624 кеше). Татарстаннан тыш, Башкортостан Республикасы (2696), Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе (1802), Ульяновск өлкәләрендә (373) яшәүче милләттәшләребезне атап була. Россиядән кала, тагын Казахстан (504), Үзбәкстан (182), Төркия (79), Австралия (104), Кыргызстан (143), АКШ (66), Германия (61), Азәрбайҗан (35), Ирландия (16), Финляндия (12), Канада (18), Берләшкән гарәп әмирлекләре (8), Мисырда (8) теркәлү узучылар бар. Онлайн-мәдрәсәдә төбәкләрдән һәм чит илләрдән белем алучылар саны артканнан-арта. Укучыларның 68% сайтка смартфоннар аша керә.

Онлайн-мәдрәсәдә укучыларны беренче чиратта “Татарларда Ислам тарихы” (курсны 3200 кеше тыңлады), тәфсир (1700 кеше укыды) дәресләре кызыксындырган. Ике айдан бирле каралган дәресләр саны 45 855гә җиткән.

Татар онлайн-мәдрәсәсе – заманча уникаль гыйлем мәйданчыгы. Татарстанда ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларын сыйфат ягыннан яңа югары дәрәҗәгә күтәрде. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче яки вакыты кысынкы булган милләттәшләребезгә башлангыч дини белем алырга ярдәм итәчәк. Яңа проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөфтияте һәм аның карамагындагы “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып була. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*