tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе Губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе Губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе Губернаторы белән очрашты

Бүген, 25 март көнне, Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты.

Очрашуда Кемерово шәһәрендә Сабан Туен уздыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.  Бәйрәм Кузбассның 300 еллыгына багышланачак. Шулай ук очрашуда чараның төгәл исеме расланды – “Халыкара шахтерлар Сабан Туе”.

Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев Сабан Туен уздыру буенча оештыру комитетын үзе җитәкләячәген билгеләп үтте. Оештыру комитеты составына шулай ук Татарстан Республикасы вәкилләре дә керәчәк: Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Моннан тыш, очрашуда Халыкара шахтерлар Сабан Туен үткәрүнең төгәл даталары расланды. 26 июнь көнне Топкино муниципаль берәмлегендә Кемерово өлкәсе Губернаторы бүләгенә ат чабышлары узачак, шулай ук Татарстан һәм Кузбасс сәнгать осталары концерты планлаштырылган. 27 июньдә бәйрәмнең рәсми ачылышы була, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*