tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгеләре үткәрү матур гадәткә әйләнде
Кайбычта “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгеләре үткәрү матур гадәткә әйләнде

Кайбычта “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгеләре үткәрү матур гадәткә әйләнде

Быелгы бәйге Иске Чәчкаб авылы клубында бик күркәм кичә буларак үтте. Биредә Олы Кайбыч, Олы Урсак, Иске Чәчкаб, Кошман, Иске Тәрбит, Олы Тәрбит һәм Мәлки авылларындагы балалар бакчасына йөрүче биш малай һәм җиде кыз катнашты.

Яшь талантларны барлау һәм үстерү, балаларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, ата-аналарны да халкыбызның рухи, тарихи-мәдәни мирасына тарту максатындагы бу бәйге “Ак калфак” Бөтендөнья хатын-кызлары оешмасының Кайбычтагы бүлеге тарафыннан, район башлыгы теләктәшлегендә, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре ярдәме белән уздырылды. Бу көнне татар телле балалар бакчасына йөрүче нәниләр үз талантларын, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте, тырыш, уңган кыз һәм малай булуларын раслады. Бәйге таләпләре буенча балалар татар телендә сөйләргә, нәсел шәҗәрәсен белергә, җыр яки бию осталыгын күрсәтергә, милли йола күренешен сәхнәләштерергә тиеш иде. Һәр катнашучының милли татар киемендә чыгыш ясавы, төзек, матур җөмләләр белән татар телендә сөйләшүе аерым мактауга лаек.

Бәйгедә катнашучы сабыйларны, тамашачыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәния Петухова сәламләде, барлык балаларга да уңышлар теләде. Кичә шундый күтәренке рухта башланып китте. Әти-әниләрнең, алып баручы – Олы Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лилия Вәлиуллинаның канатлы сүзләреннән соң, бәйгедә катнашучы балаларны күрәсе килү теләге артканнан-арта барды.

Түземсезләнеп көткән минутлар да җитте. Сәхнәгә милли киемнәрдәге балалар чыкты. Алар үзләре, тату гаиләләре хакында шигъри юллар аша сәнгатьле итеп сөйләделәр. Чүти авылындагы “Буратино” балалар бакчасында тәрбияләнүче Динара Шәрәфиева, шигъри юллар белән генә чикләнмичә, төсле гаилә фоторәсемнәре белән бизәлгән язма да әзерләгән.Ә Олы Урсак авылыннан Рәсүл Хәялиевның чыгышын Фатыйха сурәсеннән башлавы бәйгебезгә матур яңалык өстәде. Нәсел җепләрен барлап, туган телеңне, тарихыңны, гореф-гадәтләреңне саклап яшәүдән дә өстен нәрсә юктыр ул. Кошман авылыннан Адилә Насретдинова һәм Әмин Сәлаховның нәсел шәҗәрәләре турында матур итеп сөйләве барыбызны да сокландырды.

Катнашучылар җыр-биюгә осталыкларын да күрсәтте. Олы Урсак авылыннан Ландыш Нуриева, Олы Кайбычтан Зәринә Хәмидуллина һәм Иске Тәрбиттән Дарья Васильева үзләрен чын сәхнә талантлары итеп күрсәтте. Олы Кайбычтан Ранил Тимершин күңлебезне парлы биюе белән яулады.

Балалар, әти-әниләре, тәрбиячеләре, дуслары белән бергәләп, милли гореф-гадәтләр һәм йолаларыбызны да күрсәтте. Бәйгенең максаты да әби-бабаларыбыздан калган йолаларыбызны кайтару һәм яшь буынга җиткерү иде. Иске Чәкаб авылыннан Гөлназ Хуҗинаның гаилә әгъзалары белән бергәләп әзерләгән “Әмин” йоласы, ягъни, баланы беренче тапкыр мәктәпкә озату йоласы бик уңышлы булды. Артем Чинакинга көч бирергә Олы Тәрбит авылыннан зур төркем килгән иде. Алар, тәрбияче апалары Гөлназ Гыйбадиева белән бергәләп, балалар өчен халык уены да, милли йола да үткәрде. Олы Кайбычтан Тимерхан Шәймәрданов хөкемдар апаларына “Түбәтәй” уенын уйнатты. Аларга шигырь дә сөйләттерде, җырлатты да. Татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын җырлатты, үзе дә бик матур итеп кушылып җырлады.

Хөкемдарлар сабыйларның уңган-булганлыгына сокланып, чыгышларына югары бәя бирделәр. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова билгеләп үткәнчә, һәр катнашучының милли татар киеме белән чыгыш ясавы, төзек, матур җөмләләр белән татар телендә сөйләшүләре аерым мактауга лаек. Ул катнашучыларның яхшы әзерләнүен, бик матур чыгыш ясауларын әйтеп үтте. Тәрбиячеләргә киңәшләрен дә бирде.

Хөкемдарларга җиңүчеләрне ачыклавы җиңел булмады, чөнки балаларның барысы да талантлы. Шуңа да аларның һәркайсын махсус дипломнар белән билгеләп үттеләр. Барлык балалар да аерым номинацияләрдә җиңү яулады. Сынауларны уңышлы үтеп, Гөлназ Хуҗина – “Татар кызчыгы”, ә Тимерхан Шәймәрданов “Татар малае” исеменә лаек булды.

Сабыйлар да, тамашачылар да бу кичәдән зур дулкынлану хисләре белән таралышты. Әйе, менә шундый балалар, шул яшь буынны тәрбияләүче гаиләләр барында тормыш дәвам итәр, шәҗәрәләрнең тамырлары өзелмәс.

Җәмилә Сәгыева,
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*