tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кузбассның татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кузбассның татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кузбассның татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Бүген, Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Кемерово өлкәсенең татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм 2020 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Алар арасында дәүләт программаларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән проектлар,  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чаралар.

2020 елда Милли Шура утырышында “Татарлар: гамәл стратегиясе”  документы кабул ителде. Милли Шура рәисе катнашучыларга әлеге документ турында һәм аны тормышка ашыру юллары хакында сөйләде. Шулай ук ул стратегиянең Татарстан Республикасы Президенты йөкләве буенча гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының 2021 елга планнары хакында да сөйләде: Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесен, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын, “Татарча диктант” акциясен, Бөтенроссия татар хатын-кызлары форумын, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын уздыру һ.б.

Васил Шәйхразыев милләттәшләрне 2021 елда уздырылачак мөһим чараларның берсе – Бөтенроссия халык санын алуда катнашырга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Кемерово өлкәсендә 40 меңгә якын татар яши.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Татарстанда һәм регионнарда Сабан Туен уздыру турында мәгълүмат белән уртаклашты. Казан шәһәрендә Сабан Туе 26 июнь көнне, ә Бөтенроссия авыл Сабан Туе 3 июльдә Мөслим районында узачак дип көтелә. Шулай ук 27нче июнь көнне Халыкара Шахтерлар Сабан Туе узачак. Әлеге карар бүген узган утырышларда кабул ителде.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*