tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды
IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында 31 март-2 апрель көннәрендә узачак IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды.
Журналистларны узачак чараның программасы һәм башка нечкәлекләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айдар Абдрахманов таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, быел җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак, чит илләрдән кунаклар да көтелә. Өч көнлек прогрммада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның Тукай районына сәфәр каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*