13 октябрьдә Баку татарлары иҗтимагый фәннәр кафедрасы мөдире, фәлсәфәче Фируддин Алиага оглы Гурбанов белән очраштылар.

Статистика мәгълүматларына караганда, Әзербәйҗанда 25 меңләп татар яши. Шуларның күпчелеге – башкалада. Әзербәйҗанның күп кенә танылган кешеләрнең тамырларында татар каны да бар. Мәсәлән, Узеир Гаҗибековның хатыны, Мөслим Магомаевның әбисе – яхшы билгеле татар токымы Терегулолардан була, дип хәбәр итә Бакудан Алсу Йосыпова.