tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәдия апай Йосыпованың шәхси музеенда кунакта
Бәдия апай Йосыпованың шәхси музеенда кунакта

Бәдия апай Йосыпованың шәхси музеенда кунакта

Һәр ел саен түземсезлек белән без Бәдия апабызның җәйгелеккә Баулыдан Иске Ярмәк авылына кайтканын көтеп торабыз. Социаль реабилитация бүлегенә йөрүчеләр белән еш кына экскурсияләр оештырып, алар өенә кунакка барабыз. Аның музее авылыбыз халыкның тарихын, мәдәниятен, холкын, рухын чагылдырып һәм саклап тора. Анда булу безгә, вакытны артка чигереп, үткәнебез белән турыдан-туры танышу, бүгенгебезне аңлау һәм киләчәгебез турында уйлану мөмкинлеге бирә.

Музейның хазинәсе: әтисе Мусин Хәлилдән сакланып калган тарихи экспонатлар, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы материаллар. 1931 елгы, 1941 елгы район газеталары җыентыгы, шул чорларның документлары, фронттан хатлар, көнкүреш әйберләре, чигешләр һ.б. бик кызыклы нәрсәләрнең һәрберсе турында Бәдия апабыз рәхәтләнеп йөрәк аша үткәреп сөйли, тыңлаган саен үткәннәр турында тагын да күбрәк беләсе килә башлый.

Бәдия апабыз сайлаган һөнәренә тугры булып, лаеклы ялда да тынгы белми тырышуы өчен ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, алга таба да авылыбызның тарихи мирасын саклап калу бурычларын уңай хәл итүдә уңышлар телибез.

Быел Бәдия апабызның мәктәпне тәмамлавына — 55 ел, мәктәптә укыганда чыгыш ясаган дәфтәреннән.

Гөлисә Бәдретдинова

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*