tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Сабан туена бүләк әзерли
Рөстәм Миңнеханов Сабан туена бүләк әзерли

Рөстәм Миңнеханов Сабан туена бүләк әзерли

24 июнь көнне Казан шәһәрендә Сабан туе бәйрәменә бирнә җыячаклар. Чара Татарстанга туристлар агымын арттыру һәм бәйрәм традицияләрен торгызу максатыннан оештырыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының туризм буенча рәисе урынбасары Екатерина Барабанова хәбәр итте.

«Быел төп бурычыбыз – Татарстан Республикасына туристлар агымын торгызу, ул узган ел эпидемиология вазгыяте аркасында зыян күргән иде. Республикада, шулай ук Казан шәһәрендә глобаль чаралар да, зур масштабта булмаган кызыклы вакыйгалар да оештырылырга тиеш. Массалы булмаган андый чараларның берсе – Сабан туе бәйрәменә бирнә җыю. Нәкъ менә шундый вакыйгалар ярдәмендә Казан шәһәре туристларны җәлеп итеп тора да инде», – дип сөйләде спикер.

Атлар белән бәйрәм йөреше 11:00 сәгатьтә дүрт локациядән башланып китәчәк: Казан Кремле (Кремль һәм Бауман урамнары буенча), М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры (Пушкин урамы буенча), «Туган авылым» милли комплексы (Петербург урамы буенча), Иске Татар бистәсе (Каюм Насыйри урамы буенча). Сабан туе бүләкләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәр халкы тапшырачак. Барлык маршрутлар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәйданында кисешәчәк. Биредә театраль тамаша үтәчәк һәм республиканың иң әйбәт фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Башлану вакыты 12:30 сәгатьтә.

Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сүзләренә караганда, Сабан туена бирнә җыю күпкырлы милли мәдәният үрнәкләрен күрсәтәчәк: чигү, атта йөрү, арба һәм җигемнәрне бизәү, милли аш-су һ.б. «Әлеге урам чарасында шәһәр халкы һәм кунаклары катнашачак. Әлбәттә, барлык куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләчәк», – дип искәртте ул.

Искәртеп үтәбез, Казан шәһәрендә Сабан туе 26 июнь көнне узачак. Ул шәһәрнең ике мәйданчыгында – Мирный торак массивының Каенлыгында һәм Аккош күлләренең урман зонасында үтәчәк. Төштән соң бәйрәм чаралары Казан ипподромы территориясендә узачак.

Диләрә Батршина

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*