tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ җитәкчелеге татар журналистикасы юнәлешенә биш бюджет урыны булачагын әйтте
КФУ җитәкчелеге татар журналистикасы юнәлешенә биш бюджет урыны булачагын әйтте

КФУ җитәкчелеге татар журналистикасы юнәлешенә биш бюджет урыны булачагын әйтте

Казан федераль университеты проректоры Дмитрий Таюрский татар журналистикасы юнәлешендә көндез уку өчен биш бюджет урыны булачагын әйтте.

«Абитуриентлар кабул итү буенча контроль цифраларны безгә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бирә. „Яңа милли медиа“ дип аталган татар журналистикасына бездә биш бюджет урыны бар», — диде Дмитрий Таюрский республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды һәм укуның көндезге бюджет формасына 17 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*