tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстан вәкиллеге хезмәткәрләре Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды
Мәскәүдә Татарстан вәкиллеге хезмәткәрләре Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды

Мәскәүдә Татарстан вәкиллеге хезмәткәрләре Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды

Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Мәскәү вакыты буенча 12:15 сәгатьтә Александров бакчасында Россия Президенты Владимир Путин сугыш елларында һәлак булучылар истәлегенә гомумроссия бер минут тынлык игълан итте. Моңа кадәр ул Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек ут янына, шулай ук герой-шәһәрләр һәм хәрби дан шәһәрләре аллеясындагы һәр стелага чәчәкләр куйды.

Татар шагыйре Муса Җәлил 1942 елның февралендә Мәскәүдән фронтка җибәрелә, анда ул «Отвага» газетасы редакциясендә эшли. Әсирлеккә эләккәч, Җәлил фикердәшләре белән бергә, фашизмга каршылык күрсәтү өчен яшерен төркем оештырган.

1944 елның февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше җәзалап үтерелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*