tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта яңартылган Татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылды
Санкт-Петербургта яңартылган Татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылды

Санкт-Петербургта яңартылган Татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылды

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең Дуслык Йорты карамагындагы яңартылган Татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее ачылышында катнашты.

Тантанага Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты җитәкчелеге, мәдәният эшлеклеләре, шәһәр һәм өлкә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырылган. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңартылган музей проектын «Файда» татар мәдәни җәмгыятенең Ленинград өлкәсе татар мәдәнияте оешмасы рәисе, бизнесмен Айрат Маннанов тәкъдим итте. Музейны реконструкцияләү, экспозиция һәм көнкүреш һәм мәдәният әйберләре коллекциясе шулай ук «Файда» татар җәмгыяте әгъзалары акчасына башкарылды.

Кунаклар алдында Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады һәм актив җәмәгать эшчәнлеге һәм спонсорлык ярдәме, музейны яңарту инициативасы өчен Айрат Маннановка, «Файда» җәмгыяте әгъзаларына зур рәхмәт белдерде һәм эшмәкәргә ТР вәкиллеге белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү билгесе итеп «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырды.

Чара ахырында кунакларга музей буйлап экскурсия оештырылды, төбәкнең татар җәмәгатьчелеге бүләк иткән яңа экспонатлар күрсәтелде. Кунаклар музейның яңартылган күркәм залын лаеклы бәяләде, диелгән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәрендә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*