Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Нәсим Акмал: “Татар теленә карата җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк”
Нәсим Акмал: “Татар теленә карата җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк”

Нәсим Акмал: “Татар теленә карата җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк”

«Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал фикеренчә, кешеләрдә милли горурлык белән беррәттән татар теленә карата җаваплылык хисе дә тәрбияләргә кирәк.

«Милли үзаң, горурлыкны тәрбияләү белән беррәттән, кешедә җаваплылык хисе булырга тиеш. Үзеңнең әти-әниең, балаң каршында җаваплылык булган кебек, телең, милләтең алдында да бурычны, җаваплылыкны тоя белү мөһим. Без ата-анабызны сәламәт булсалар да, авыру булсалар да карыйбыз, шуның шикелле милләтең кечеме, зурмы — нинди булса да җаваплылыгыңны тоярга кирәк», — диде ул.

Нәсим Акмал әйтүенчә, милләтне саклау турында сөйләгәндә, туган телне үстерү хакында да сүз бара.

«Татар милләтен саклау өчен татар телен белергә, өйрәнергә кирәк. Татар теле булмыйча, татар милләте була алмый. Милли горурлыкны булдыру бер көндә генә эшләнә торган эш түгел. Аны тәрбияләү өчен кешегә үз нәселенең, авылының тарихын аңлатырга кирәк. Шул чагында телебез дә, милләтебез дә сакланачак», — диде журналист.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*