tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Чирмешән районында булды

ВИДЕО: Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Чирмешән районында булды

Чирмешән районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы темасына багышланган эшлекле киңәшмә үткәрде. Мәктәпләрдә телләрне укыту, балалар бакчаларында милли тәрбия бирү, районнар һәм автономияләрнең миилли республикалар белән турыдан-туры элемтәләре игътибар үзәгендә булды. Чирмешәннән хәбәрчебез репортажы.

Ивашкино авылында чуваш гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм мәдәниятен инде берничә гасыр саклыйлар. Элегрәк җырлап-биергә, милли аш-су белән сыйланырга авыл ачык һавада җыелсалар, хәзер заманча авыл клубында очрашалар.

Мәдәният йортының үзендә дә тарих сулышы сизелә-борынгы кием-салым, танылган чуваш язучыларының басмалары саклана, китапларга да сорау зур.

Өлкән яшьтәгеләрнең халык иҗатына яшьләрнең дә тартылуы сөендерә. Җирле милли ансамбльгә берничә буын вәкилләре йөри.

«Әкият» балалар бакчасында 83 бала татар, рус, чуваш телендә аралаша. Кунаклар белән дә өч телдә исәнләштеләр.

Район күпмилләтле. Биредә татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар яши. Эшлекле киңәшмәдә барлык милләт вәкилләренә балаларны үз телләрендә укыту һәм тәрбияләү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

Чирмешәнлеләрдән тыш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Әлмәт районнары башкарма комитетлары вәкилләре дә үз эшләре турында хисап тотты. Вице-премьер Васил Шәйхрәзиев мәгариф, мәдәният, Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм Иҗтимагый Палатасы вәкилләрен тагын бер кат милли тәрбия эшендәге юнәлешләрне игътибар белән анализларга чакырды. Мондый очрашуларга Казанда Республика көнендә йомгак ясау күздә тотыла.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*