tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Безнең белән зарядкага басыгыз!”
“Безнең белән зарядкага басыгыз!”

“Безнең белән зарядкага басыгыз!”

Ульяновск өлкәсенең физик культура һәм спорт министрлыгы, төбәкнең спорт көрәше федерациясе һәм өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте сәламәт яшәү рәвешен киңрәк җәелдерү максатында шәһәребезнең Халыклар дуслыгы паркында “Чемпион белән зарядка” дип исемләнгән акциягә старт бирделәр.

“Әлеге зарядкалар көн саен – дүшәмбедән алып җомга көненә кадәр узачак. Аларны данлыклы спортчылар – олимпия чемпионнары, спорт мастерлары үткәрер дип көтелә. Мөселман кардәшләребезне дә бу акциягә кушылырга чакырабыз. Бала-оныкларыгызны алып Халыклар дуслыгы паркына килегез һәм безнең белән бергә зарядкага басыгыз!”- ди Ульяновск өлкәсенең спорт көрәше федерациясе рәисе Марат Хисамов.

Өлкәнең физик культура һәм спорт министры Рамил Егоров әйтүенчә, җәй айларында иртәнге зарядка ачык һавада – Халыклар дуслыгы паркында узачак, ә кышын дәресләрне спорт залларында оештыру күздә тотыла.

Беренче зарядканы Новосибирск шәһәреннән “Безнең йорт геройлары” проектының авторы Александр Борматов үткәргән. Анда төбәгебез көрәшчеләре, боксчылары, самбочылары һәм яшь гимнасткалар катнашкан.

http://emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*