tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда татарча укыр өчен быел 250 урын бар
КФУда татарча укыр өчен быел 250 урын бар

КФУда татарча укыр өчен быел 250 урын бар

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында журналистика белгечлегенә бюджет урыннары арткан. Музыка белгечлекләрендә көндезге һәм читтән торып уку бүлеге барлыкка килгән. Әлеге һәм башка яңалыклар турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

– Елдагыча ике юнәлеш буенча кабул итәбез. Ике төрле белгечлек бар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган юнәлеш һәм узган елдан башлап татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлегенә кабул итәбез. Барлыгы 25 бюджет урыны бар. Узган елны да шулай иде, – диде Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Рамил Мирзаһитов татар теле, әдәбияты һәм журналистика белгечлегендә бюджет урыннары артуын да әйтте. Узган ел 23 бюджет урыны булса, быел – 25 урын.

Ике юнәлешкә дә бер үк төрле имтихан нәтиҗәләре буенча алалар: рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ һәм татар теленнән имтихан. Аны вузда тапшырырга кирәк булачак.

Югары мәктәп музыка укытучылары да әзерли. Быел беренче тапкыр көндезге һәм читтән торып уку бүлеге ачылган. Монда да 25 бюджет урыны бар. Бакалавриатка барлыгы 75 студент алырга  җыеналар.

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә быел да республика заказы буенча ике һәм күптелле мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү программасы эшләячәк. Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, барлыгы 150 урынга кабул итәчәкләр. Узган елны ике телдән тыш, инглиз теле дә кертелгән. Көндезге бүлектә –125, читтән торып уку бүлегендә 25 урын бүлеп бирелгән. Абитуриентларны ике белгечлек буенча укырга алачаклар: математика һәм инглиз теле, информатика һәм инглиз теле, тарих һәм инглиз теле һәм башкалар. Барлык юнәлешләргә дә шулай ук 25әр бюджет урыны каралган.

– Республика программасы буенча укырга керү өчен абитуриентларга Татарстанның бер мәктәбе белән килешү төзергә кирәк. Моның өчен үзең укыган мәктәпкә яки районның мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәсе. Уку йортын тәмамлагач, яшь белгеч  килешү төзегән мәктәптә 5 ел эшләргә тиеш.

«4ле» һәм «5ле» билгеләренә  укучылар ай саен 15 мең сум стипендия алачак, – диде югары мәктәп деканы.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының һөнәри әзерлек һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек үзәге мөдире Алмаз Закиров әйтүенчә, быел уку йортына 1134 студент кабул ителәчәк. Шуларның 460ы  –бюджет урыннарына. БДИ нәтиҗәләре буенча гаризаларны кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк. КФУда Дизайн һәм пространство сәнгатьләре институты ачылган, шуңа күрә элеккеге дизайн белгечлекләре төркемнәренә  абитуриентлар тупламаячаклар.

Уку йортында иң югары бәяләр – дизайн (елына 250 мең сум), чит ил филологиясе (150 мең сум), филология (142 мең сум), педагогик белем бирү (132 мең сум) юнәлешләрендә.

Узган ел чит тел өйрәнү, чит ил филологиясе программалары буенча керү баллы – 280нән артык, чит тел һәм рус теле белгечлекләренә – якынча 260, ә татар теле юнәлешенә  220 булган.

– Киләчәктә үзенең тормышын татар теле, әдәбияты, тарихы, традицияләре белән бәйләргә теләүчеләрне үзебездә көтеп калабыз, – диде Рамил Мирзаһитов.

                                                                                                      Ләйсән Сафина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*