tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әмир авылының 220 еллык үткәнен колачлаган яңа китап дөнья күрде
Әмир авылының 220 еллык үткәнен колачлаган яңа китап дөнья күрде

Әмир авылының 220 еллык үткәнен колачлаган яңа китап дөнья күрде

Китапның авторы – төбәкче, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов.  «Мәңге яшә, Әмирем!» дип аталган фәнни-популяр хезмәт 912 битле, 2 килодан артык авырлыктагы китапка әверелеп “Идел-Пресс” нәшриятендә басылып чыкты. Китапның спонсорлары һәм башыннан азагынача кайгыртып торучылары – Әмир авылының атаклы эшмәкәр-иганәчеләре – Фазыл белән Миндар Әгъләмовлар.

Китап затлы-бай формада эшләнүдән тыш, эчтәлек ягыннан да өлге итеп куярлык, чөнки ул Россиянең 10 архив материалы һәм аксакалларның җанлы хатирәләренә, матбугат материалларына нигезләнә.

13 бүлектән торган басмада авыл тарихын әтрафлы итеп яктыртудан тыш, автор мәктәп, мәдәният тормышы, колхоз тарихына, хәзрәтләр һәм мәчетләрнең үткәненә дә киң туктала, халык медицинасы белән сәламәтлек саклауны, һөнәр осталарын, җирле атамаларны, авылның атаклы шәхесләрен һәм табигатен дә колачлый. Болардан тыш, Әмирдә яшәүчеләрнең нәсел тарихы буенча да күзәтүләр китерелә (һәр йорт аерым язып чыгылган!). Ватан сугышында катнашучылар да аерым-аерым сәхифәләр итеп китерелгән. Халыкның шигырьләренә, бәетләргә, мәзәкләргә, җыеп әйткәндә, рухи мираска да мул урын бирелгән.

  “Ике ел эчендә 912 битлек китапны басмага әзерләп бирүемә үзем дә ышанмыйча утырам әле! – ди автор. – Әлбәттә, бертуган Әгъләмовларның һәр этапта булышуы әйбәт булды, авылда яшәүче кешеләр, зыялылар, атап әйткәндә, китапханә мөдире Гөлшат Әгъләмованың риясыз ярдәмен тойдык”.

Затлы фоторәсемнәр белән бизәлгән китап тарихны бик тәфсилләп бәян итә. Әмирлеләр авылга моннан 200 еллар тирәсе элек Югары Карамал авылыннан килгән бабайлар нигез салганын белә торган була. Бүген инде бу факт кире каккысыз куәтле дәлилләр белән ныгытылды. Архивлардан табылган катлаулы тарихи документларны энә белән кое казып дигәндәй, аңлаешлы рәвештә “телгә китерүче”, фәнни-популяр китапны иҗат итүче төбәкче Илдар Кыямовка афәриннәр! Исеменнән үк күренгәнчә, китапның максаты изге – авылның яшәешенә тарих сабаклары аркылы сулыш өрү.

Тагы бер кат исегезгә төшерәбез китап бәйрәме 9 июльдә Чирмешәннең Әмир авылыныда 15:00 сәгатьтә узачак.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*