tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат
Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат

Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты — Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры хәбәр итә.

Театр артистның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. «Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», — диелгән хәбәрдә.

Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*