tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең Исенев авылында мәчет төзиләр
Төмән өлкәсенең Исенев авылында мәчет төзиләр

Төмән өлкәсенең Исенев авылында мәчет төзиләр

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Тубыл районының Исенев авылында мәчет төзелеше белән танышты. Мәчет төзелеш 2018 елда башланган. Бинаның диварлары күтәрелгән, барлык коммуникацияләр кертелгән.

Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, мөфтине төзелеш эшләре белән Төмән өлкәсе Диния нәзарәте юрисдикциясенә керә торган дини төркем рәисе Мөчип Хәбибуллин таныштырды.

«Мәчет төзелеше төгәлләнүнең төгәл вакытын әле әйтеп булмый, әмма уртак тырышлык белән эш бара. Кулларыннан килгәнчә ярдәм иткән ватандашларыбызга, шулай ук мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковка һәм аның командасына рәхмәт белдерәбез», — диде Мөчип Хәбибуллин.

Хәзерге вакытта Исенев авылында якынча 25 хуҗалык бар. Әлеге авылның тарихы 400 елга якын. Коллективлаштыру чорына кадәр мәчет һәм мәдрәсә булган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*