tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинар-киңәшмәсе узды

ВИДЕО: Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинар-киңәшмәсе узды

Алар өч көн эчендә Казанда гына түгел, ә республикабыз мәктәпләрендә, милли тәрбия бирүче балалар бакчаларында, укытучылар әзерләүче көллиятләрдә, бөек Тукайга кагылышлы тарихи урыннарда һәм Камал театрында да булырга өлгерделәр. Сүзебез Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинар-киңәшмәсендә катнашучылар турында бара. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган җыенга быел илебезнең 25 төбәгеннән ана теле укытучылары гына түгел, ә татар авылларыннан мәктәп директорлары һәм район мәгариф идарәсе башлыклары да килгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*