tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучы Ибраһим Салахов тууына 110 ел
Язучы Ибраһим Салахов тууына 110 ел

Язучы Ибраһим Салахов тууына 110 ел

1988 елда «Казан утлары» журналында «Тайгак кичү» дигән роман басылып чыга. Әлеге  әсәр, укучылар өчен аяз көнне яшен суккан кебек була. Соңрак 1989 елда, ул 60 мең тираж белән «Колыма хикәяләре» дигән исем астында китап булып тарала. Шушы әсәр өчен аның авторы 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә лаек була.

Кадерле укучым, инде күбегез аңлап алгандыр, әлеге язмабыз танылган язучы Ибраһим Салахов турында булыр. Быел, 30 август көнне, шәхес культы афәтләрен күргән әдибебезнең тууына 110 ел тула.

Салаховны Галимҗан Ибраһимов белән очрашкан өчен кулга алалар

Татар әдәбияты мәйданында «Күкчәтау далаларында», «Имәннәр тамыр җәйгәндә», «Дала дулкыннары», «Колыма хикәяләре» кебек күләмле романнары белән киң танылган татар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казакстанның “Парасат” («Алтын дуслык») ордены кавалеры, Күкчәтау шәһәренең почетлы гражданины Ибраһим Низам улы Салахов 1911 елның 30 августында Казакстанның Күкчәтау шәһәрендә һөнәрчеләр гаиләсендә туа. Аның ата-бабалары чыгышлары буенча Татарстанның Балтач төбәгеннән булып, бирегә XIX гасырның ахырларында килеп урнашкан булалар.

Ибраһим башта мәдрәсәдә Мортаза муллада, аннан татар мәктәбендә белем ала. Шуны да әйтергә кирәк Күкчәтауның 7 еллык мәктәбендә Ибраһим ага киләчәктә танылачак тагын бер әдибебез – Нури Арсланов белән бергә укыйлар.  1928 елда мәктәпне тәмамлагач алар бергә Казанга да киләләр.

Ибраһим Салахов Казан педагогия техникумына укырга керә, укуын тәмамлагач, «Яшь ленинчы», «Кызыл яшьләр» газеталарында, «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1932 елда язучы армиягә алынып, өч елга якын Казанда М.Вахитов исемендәге Беренче татар укчылары полкында әүвәл — гади солдат, аннары «Укчы» исемле полк хәрби газетасы мөхәррире булып хезмәт итә. Хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә, шушы чорда аның «Ярату» пьесасы, «Дуэль» повесте, шигырьләре тупланган «Постта» исемендә китаплары басылып чыга. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Ялтага дәваланырга барган яшь язучыны, Казанда нәшрият бастырасы җыентыкка Галимҗан Ибраһимовтан кулъязма алып кайтырга җыенуы өчен, 1937 елның 25 октябрендә тулай торакка кереп кулга алалар. Аны «халык дошманнары» белән яшерен контрреволюцион элемтә тотуда, аларга арадашчы булып хезмәт итүдә гаеплиләр һәм ун елга ирегеннән һәм аннан соң биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм итәргә дигән гаделсез хөкем карары чыгарыла.

Ибраһим Салахов сигез айлап Казанның Пләтән һәм ел ярым Тобол шәһәре төрмәсендә утыра, аннары Колыманың алтын приискаларына «хезмәт белән төзәтү» лагерьларына озатыла. Язучының “Колыма хикәяләре” фаҗига-хроникасында нәкъ менә шушы  чорның тирән фаҗигасе урын алган да инде.

Колымадан кайткач

1947 елның 25 октябрендә азат ителгәч тә, аңа Казанда яки туган шәһәре Күкчәтауда яшәргә, матбугатта иҗади хезмәтләре белән катнашырга рөхсәт ителми, ул, Күкчәтаудан җиде чакрым ераклыктагы Кызыл Яр дигән авылга күченеп райпотребсоюз ашханәсенә буфетчы булып эшкә урнаша. Алга китеп шуны гына әйтәсе килә, язучы гомере буе шушы авылда яшәп иҗат итә.

1948 елда Ибраһим Салахов гомерлек юлдашы һәм таянычы булачак Маһинур Сөләйман кызы белән гаилә корып җибәрәләр.  Киләчәктә гаиләдә ике малай туа. Фәкать 1953 елда Сталин үлеп, шәхес культы фаш ителгәннән соң гына, Салаховлар  җиңел сулыш ала. 1956 елның 25 апрелендә И.Салаховны гаепләү эше СССР Югары судының Хәрби коллегиясе тарафыннан яңадан каралып, 1938 елның 12 маендагы хөкем карары нигезсез дип табыла һәм әдипкә бөтен гражданлык хокуклары, шул җөмләдән матбугатта әсәрләрен бастыру хокукы да кире кайтарыла. 1957 елда, нәкъ ике дистә ел басылмый торганнан соң, Казанда әдипнең шигъри әсәрләре тупланган «Дала дулкыннары» исемле дүртенче китабы нәшер ителә. 1962 елда Ибраһим Салаховны СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул итәләр. Шул чордан башлап автор тагын да активрак иҗат итә башлый. Язучылык эшеннән тыш, Ибраһим ага татар иҗтимагый тормышында да актив була. 1990 елда ул Күкчәтау шәһәрендә өлкә Татар мәдәнияте үзәген оештырып җибәрүчеләрнең берсе була. 1992 елда татар телендә кушымта булып нәшер ителә башлаучы “Галиябану” газетын чыгаруда да ярдәм кулын суза.

1992 елда Ибраһим Салахов ТР Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров чакыруы буенча Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездында да катнаша (Казан. 17–23.04.1992 ел). Үзенең бер хатында, Ибраһим ага әлеге чара турында түбәндәгеләрне яза. “…Бу бәхетле очрактан файдаланып, мин очрашу вакытында Нью-Йорк университеты докторы, профессоры Рифат әфәнде Табига бәрхет чапан һәм Казакларның милли баш киеме мех бүрек бүләк иттем, Мәрмәрә университеты ректоры, доктор Орхан әфәнде Огузга һәм галим Надир әфәнде Дәүләткә үземнең Колыма турындагы китапларымны тапшырдым…”.

Ибраһим Салахов татар рус, казак, төрек, гарәп телләрен камил белә торган була. Күп әсәрләрен гарәп шрифтында яза. «Мин хәзерге рус алфавитына нигезләнгән яңа татар әлифбасын белмим дә, белергә дә теләмим. Ул бит, без төрмәдә утырганда – 1938 елда Бөек юлбашчыбызның бөек «тәгълимәте» нигезендә төрки халыкларга көчләп тагылды ич. Бу алфавитны кабул итмим, бары тик үзе­ безнең тулы яңгырашлы гарәп әлифбасында гына язам”, – ди автор. Ләкин кызганычка каршы гарәп графикасында язган әсәрләрне елдан-ел матбугатта бастыру кыенлаша, язучының яшьтәшләре китә бара, язу машинкасында язу мөмкинлеге юк. Редакциядә гарәп графикасыннан кирилл графикасына күчереп утыру хезмәткәрләрнең күп вакытын ала. Әлеге тоткарлыклар соңрак Ибраһим Салаховны кирилл хәрефләрендә яза башлауга күндерә.

Ул Татарстаннан читтә яшәсә дә татар матбугаты, Татарстан язучылары белән һәрдаим хатлар язышып, элемтәдә тора. Әмма ничек кенә булмасын, соңгы елларында язучыга тиешле игътибар бирелми, ул материаль яктан кыенлыклар кичерә. Колыма афәте нәтиҗәсендә ул бер аяксыз, бер күзгә сукыр булып кала, ике тапкыр инфаркт кичерә. Гомеренең соңгы елларында Ибраһим Салахов “Күкчәтау татарлары” дигән китап яза башлый, ләкин кызганычка каршы язып бетерә алмый. Кулъязмаларның өзекләре “Мирас” журналында басылып өлгерә.

Язучы 1998 елның 7 июлендә 86 яшендә Кызыл Яр авылында вафат була, шундагы авыл зиратында җирләнә.

Бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Ибраһим Салаховның шәхси фонды саклана. Әлеге материалларның бер өлеше язучы исән вакытта 1995 елда тапшырылган булса, бер өлеше, вафатыннан соң (1999 елда) бирелә. Анда язучының автобиографик язмалары, тормышына һәм иҗатына караган документлар, әсәрләренең кулъязмалары тупланган. Фондның зур өлешен хатлар алып тора, аларның саны 3000 гә якын. 2017 елда әлеге хатларның  бер  өлеше аерым китап булып та бастырыла.

Туган ягы Казакстанда бабасының мирасын аның оныгы Әхәт Салахов саклый. Әлеге язмада кулланылган фотосурәтләр өчен аңа аерым рәхмәтләремне җиткерәм.

Булат Ибраһимов
“Татарлар” газетасыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*